Туган як

АЭСның радиацияле тузаны 170 км радиуска җитә

«Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Юкса, проектның Удмуртиягә яки Башкортстанга китүе бар». Монда сүз Кама Аланы поселогында атом станциясе төзелеше турында бара. Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 апрельдә Иннополиста депутатлар һәм министрлыклар вәкилләре катнашында уздырылган киңәшмәдә ясаган чыгышында, АЭС төзүнең республиканы электр энергиясе базарына бәйлелектән коткарачагы һәм промышленность...

«Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Юкса, проектның Удмуртиягә яки Башкортстанга китүе бар». Монда сүз Кама Аланы поселогында атом станциясе төзелеше турында бара.
Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 28 апрельдә Иннополиста депутатлар һәм министрлыклар вәкилләре катнашында уздырылган киңәшмәдә ясаган чыгышында, АЭС төзүнең республиканы электр энергиясе базарына бәйлелектән коткарачагы һәм промышленность үсеше темпын саклаячагы хакында белдергән. Бик аз вакыт эчендә Татарстан парламенты җитәкчесенең фикере кирегә үзгәрүе сәер. «2005-2010 елларда республиканың социаль-икътисад үсеше программасы» проектында АЭС төзелешен яңарту мәсьәләсе кузгатылгач, халык басымы астында республика дәүләт советы депутатлары бу пунктны программадан алып ташлаганнар иде. Ул чагында спикер Фәрит Мөхәммәтшин: «...чтобы не было Чернобыля на Каме и Волге. А такая опасность есть», - дип кистереп әйткән булган.
Кама Аланы поселогында АЭС төзелешен яңарту Россиянең энергетика тармагында 2030 елга кадәр территориаль планлаштыру схемасына кертелгән. Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевнең 2013 елның 11 ноябрендәге күрсәтмәсе (№2084-р) нигезендә, илдә тугыз АЭС төзү, булганнарын киңәйтү каралган булган. Кама Аланы АЭСында һәркайсы 1,15 мең МВт булган ике ВВЭР-1200 реакторы урнаштыру күздә тотыла икән. РБК-Татарстанның («РосБизнесКонсалтинг») бу хәбәре болай да дары мичкәсе өстендә утырган кешене хәтерләтә торган химияле шәһәр өчен аяз көнне яшен сугуга тиң.
Хәзерге әйле-шәйле заманда түгел, ә ялгышларны төзәтү мөмкин булган совет чорында ук югары дәрәҗә әзерлектәге (!) Кама Аланы АЭСы төзелеше туктатылган иде. ТАССР Югары Советының 1990 елның 17 апрелендәге «О прекращении строительства объектов производственного назначения Татарской АЭС» дигән карары Кама Аланы АЭСының Кама буендагы тектоник-актив ярыкта төзелгәнен тану да иде.
Әмма хәзерге, аксөяк өстәгеләр үзләрен колбиләүчеләрдәй тоткан заманда, һәртөрле талау өстенә талауга дучар ителеп, коллар хокукындагы телсез-өнсез халык совет чоры кешеләре кебек, каршылык акцияләренә күтәрелми. Ул битарафлык саклый. Күпме кешенең фикере белән кызыксындым, «бездән кем сорап торган аны», дигән битараф мескенлектән башкасын ишетмәдем. Ә башларыннан фикерләүне интернет куып чыгарган яшьләр арасында АЭСны яклаучылары да юк түгел, алары исә, «әгәр кеше факторы (надан белгечләр, үз эшенә салкын караучы ялкаулар) булмаса, Европадагы бу бишенче поколение АЭС бик тә камил», дип раслап маташалар.
Барысы да ачыктан-ачык эшләнгән совет заманы түгел хәзер, АЭС төзелешен дә «Кама Аланындагы мөһим объект» төшенчәсе артына яшереп, байтактан алып бармыйлармы икән?! АЭСның беренче энергоблогын 2021 елда ук эшләтә башламакчылар бит, ә икенчесен - 2026 елда. 2030 елда инде Кама Аланы АЭСы гөрләп эшләячәк һәм Татарстанда атом станциясе төзелешенә бүгенге көндә каршы чыгарга җөрьәт иткән активистлар әйтүенчә, нормаль эшләгәндә дә АЭСның радиацияле тузаны 170 км радиуска җитә икән. Әгәр Чернобыльдәге яки Фукусимадагы кебек фаҗига килеп чыкса, бөтен Татарстан җире агуланачак, ә халкы кырылачак.
Япониядәге Фукусима АЭСы да, Кама Аланы АЭСы кебек үк, тектоник пластлар тоташкан урында урнашкан булган. Фукусимадагы шартлаудан соң, Германия үзендәге барлык атом электр станцияләрен яптырган, гәрчә Германияне дә икътисад кризисы читләтеп үтмәсә дә. Германия генә түгел, Швеция дә атом энергетикасыннан баш тарткан. Япония үзендәге илле ике АЭСның иллесен япкан инде. Бу илләрдә, беренче урынга халык сәламәтлеген, халык һәм мохит иминлеген куялар. Ә Россиядә - акча, табыш, шул максаттан, икътисадны теләсә нинди юл белән алга җибәрү уе гына дәүләт дилбегәсен кулларына чорнап тоткан ирләрдә. Халык исә бер төркем аксөякләрне баету өчен очсызлы эш коралы гына! Ул «эш коралы»ның берничә миллионы кырылудан әллә ни зыян юктыр шул өстәгеләр өчен.
Ә шулай да, Татарстан халкының безнең шикелле ялкау, битараф булмаганнары һәм баш миен химия предприятиеләренең зәһәр газы агулап бетермәгәннәре (ә андыйлар Казанда һәм Яр Чаллыда бар икән әле) Кама Аланындагы АЭС төзелешенә каршы пикетка чыгалар, митинглар уздыралар.
Бүгенге көн белән түгел бит, киләсе буын кешеләргә сулар һавасы, эчәр суы, иген игәр туфрагы радиоактив матдәләр белән пычранып беткән җир йөзен калдырабызмы? Татарстанның бәдрәфе бер урында, Түбән Кама төбәгендә генә булырга тиеш дип, шушы җирлектәге халыкны мыскыллаган бер акылсызның ул гыйбарәсе, АЭС та төзелә калса, бөтен бер Россия өчен булмагае әле...
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: