Туган як

Ачы язмыш

Әтисе 1941 елда фронтка киткәндә Галиягә 14 яшь була. Әни-ләренә ияреп, абыйсы һәм энесе белән «тиз әйләнеп кайт» дип, елый-елый әтиләрен озата барган балаларга яңадан очрашу насыйп булмый. Хәлим абыйның «Бик каты сугышка керәбез,» - дип, Смоленскидан язган хаты соңгысы була. «Хәбәрсез югалды» дигән язу 1941 елның октябрь аенда ук...

Әтисе 1941 елда фронтка киткәндә Галиягә 14 яшь була. Әни-ләренә ияреп, абыйсы һәм энесе белән «тиз әйләнеп кайт» дип, елый-елый әтиләрен озата барган балаларга яңадан очрашу насыйп булмый. Хәлим абыйның «Бик каты сугышка керәбез,» - дип, Смоленскидан язган хаты соңгысы була. «Хәбәрсез югалды» дигән язу 1941 елның октябрь аенда ук килеп ирешә.
Галиянең ир туганнарын корал ясау заводына эшкә җибәрәләр. 14 яшьлек Галия яшьтәш кызлары белән урман кисәргә китә. Алар, бүрәнәләрне көч-хәл белән өстерәп, икешәр кат тимерчыбыклар белән бәйләп, елга буйлап агызалар. 1947 елда халыкка тамак туйдырырлык кына булса да, икмәк бирә башлыйлар. Аннан кызларны Пермь якларына тайгага җибәрәләр. Барысы да бер баракта яши: уртага простыня элеп, бер якта - ир-атлар, икенче якта - хатын-кызлар ята. Урын-җир урынына печән җәелә, бар ашаганнары каты ипи кисәге белән вак балык һәм салкын су.
Иртәнге якта бригадир «подъем» дип кычкырганда, соңга калмас өчен болай да салкын баракта чабатаның киндерәләрен бәйләп, аякларына кигән килеш йоклыйлар.
Иртән ике кат чалбар киеп, билләренә балта кыстырып, тагын тайгага китәләр. 8 ай эшләгәннән соң, кызларны, 5әр метр тукыма биреп, өйләренә озаталар. Галияне, чатнама суыкта 40 километр араны чана тартып, әнисе килеп ала. Ана кешенең бердәнбер таянычы булып кызы кала. Аның кече улы авыр эштә салкын тидереп, дөнья куйган, ә зурысы йөрәк өянәге белән җәфаланган.
Тайгадан кайтып, озак та үтми, Галияне күрше хатыны башка авылда яшәүче туганына димли башлый. Бик мактагач, кыз да, әнисе Мәдинә апа да риза булалар. Ләкин егет тыштан гына «ялтыраган», барысы да ялганга корылган булып чыга.
Галияне сукыр каенана, туберкулезның ачык формасы белән авыручы 30 яшьлек каенсеңлесе каршы ала. Ирнең үлгән хатыныннан ятим калган 3 яшьлек кызы да була. Баланы Галия апа айдан артык торгач кына алып кайталар. Сабый аны күргәч: «Әнием, мин синең белән йоклыйм әле, үзем генә бик куркам,» - дип елап җибәрә. Хатын, «язмышым шушыдыр, ятим баланы да рәнҗетә алмыйм» дип, сабыр булырга тырышып яши башлый.
Ирнең холкы бик начар, үзе эчәргә ярата. Галия апаны санга сукмый, юктан гына тавыш чыгарып, кыйный. Аның өстенә каенанасы җәберли, теләсә ни сөйләп, араларын боза. Галия апа түзә, чөнки бу вакытта улы белән кызы туган була.
«Авырлы вакытта бик тә хәлвә ашыйсым килде» дип, искә ала ул. Өйдәгеләр аның бу теләгеннән көләләр генә. Күрше апа алып кергән бер кечкенә кисәк хәлвәне хатын бәдрәфкә качып ашый.
Ә тормыш сынау артыннан сынау җибәрә. 16 ел бергә яшәгән каенасын соңгы юлга озатканнан соң, күп тә үтми, 23 яшьлек кызы Гөлфирә сабый кызын калдырып, үпкә ялкынсынуыннан дөнья куя. Берничә айдан 40 ел бергә гомер иткән ире Габдрахман 2 тапкыр инсульт кичереп, дөнья белән хушлаша. 3 яшеннән үз баласы кебек карап үстергән Зәрия эчкечелек юлыннан китә, өйгә кайтмыйча теләсә кайда кунып йөри.
Галия апаның бөтен өмете булып улы Рәис кала. Ләкин анысы да хатыны Клара сүзеннән чыкмый. Апа өйдә барысын да эшли, оныкларын караша, пенсиясен балаларына биреп бара. Ләкин аңа карата бернинди хөрмәт юк. Ул - артык кеше. Ашарга барысы да торып киткәч кенә утыра, калса ашый, калмаса - юк. «И Аллам, тагын ниләр күрәсем бар? Калган гомеремә сабырлыгым җитәрме минем?» - ди Галия апа битләре буйлап аккан күз яшьләрен тыя алмыйча.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
(Исемнәр үзгәртелгән).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: