Туган як

Роберт Гарипов: «70 процентка җиткерергә планлаштырабыз»

«Электрон хезмәтләр» атамасы безнең өчен күптән яңалык түгел: балалар бакчасына чиратка басу, торак-коммуналь хезмәтләр, газ белән тәэмин итү өчен түләү, язылышуга гариза бирү һ.б. Бүген моның өчен документ җыеп, чират тору кирәкми. Барысын да «Госуслуги.рт» сайты аша эшләп була. Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов шәһәр җитәкчеләре...

«Электрон хезмәтләр» атамасы безнең өчен күптән яңалык түгел: балалар бакчасына чиратка басу, торак-коммуналь хезмәтләр, газ белән тәэмин итү өчен түләү, язылышуга гариза бирү һ.б. Бүген моның өчен документ җыеп, чират тору кирәкми. Барысын да «Госуслуги.рт» сайты аша эшләп була. Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов шәһәр җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә Дәүләт хезмәтләренең Федераль порталыннан куллану буенча планнар белән уртаклашты.
2000 елларда Сингапурда зур интернет порталы булдырылган. Бүген җирле халыкка электрон рәвештә 1600 хезмәт алу мөмкинлеге тудырылган. Түбәнкамалыларга да «Госуслуги.ру» һәм «Госуслуги.рт» порталы ярдәме белән дәүләт хезмәтләренең күп өлешеннән файдаланырга була. Аның беренче версиясе Россиядә 2009 елда җибәрелде, шул ук вакытта Татарстанда «Госуслуги.рт» порталы эшли башлады.
- Бердәм Шәхси Кабинет (Единый Личный Кабинет) ярдәме белән сез үзегез өчен уңайлы вакытта электрон рәвештә гариза бирә, төрле пошлиналарны 30 процент ташлама белән түли аласыз, - диде Роберт Гарипов. - Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын алу яки алыштыру 2000 сум урынына 1400 сумга төшәчәк.
Бердәм Шәхси Кабинет ярдәме белән Россия Пенсия фонды порталында пенсия билгеләү һәм санап чыгару буенча гариза бирергә, суд приставлары порталыннан бурычларның булу-булмавы турында мәгълүмат алырга, судка гариза тапшырырга һ.б.ны эшләргә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре белән ничек эш итәргә? Нәрсәдән башларга? Башта теркәлү процедурасын узарга кирәк. Моны «Госуслуги.ру» порталында башкарып, күпфункцияле үзәктә хисап язуын расларга була. Яки баштан ук күпфункцияле үзәккә паспорт һәм СНИЛС белән мөрәҗәгать итеп,шәхси кабинеттан пароль алырга мөмкин. Икенче вариант вакытны азрак алачак.
Дөрес, үзләре турында мәгълүмат бирүдән шикләнүчеләр дә табылыр. Әмма шул ук вакытта алар еш кына социаль челтәрләрдә яки интернет-кибеттән нәрсә дә булса сатып алганда үзе турында берни яшермичә хәбәр итә, фотолар урнаштыра. Дәүләт хезмәтләре порталына килгәндә, Россиянең Элемтә министрлыгында 2010 елда булдырылган «Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы» (ЕСИА) Федераль дәүләт системасы мәгълүматларны тапшыру каналларын саклый.
- Хәзерге вакытта электрон дәүләт хезмәтләреннән түбәнкамалыларның 24 проценты файдалана, - дип дәвам итте Роберт Гарипов. - Максатыбыз - порталга мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү, күрсәткечне 70 процентка кадәр арттыру - ә бу 160 мең актив кулланучы булачак, дигән сүз.Планнар зурдан, әмма тормышка ашарлык. Әлеге эш махсус төркемгә йөкләнәчәк.
Мәгълүмат интернеттан файдаланган өчен түләү кәгазьләрендә дә күрсәтеләчәк, элемтә операторларлары ярдәме белән смс-хәбәр итеп тә җибәреләчәк. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге 3нче буын Университеты студентлары өчен махсус өйрәтү курсы кертү дә планлаштырылган.
Бүген Россия гражданнары портал аша 120дән артык федераль хезмәттән файдалана ала. Шуңа күрә, нинди дә булса оешмага, күпфункцияле үзәккә барыр алдыннан «Госуслуги.ру» порталына кереп карагыз. Бәлки эшне өйдән чыкмыйча гына башкарып буладыр? Электрон хезмәтләргә ышанырга була, алардан файдалану вакытыгызны сакларга да ярдәм итәчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: