Туган як

500 меңгә төшкән «бозым» чыгару

75 яшьлек хатын, 500 мең сумга якын акча биреп, «бозым»ын чыгарткан. Матбугат чараларында мондый алдаулар турында күпме генә язылса да, беркатлылар җитәрлек шул. Ә алдауның сценариесе бик гади: урта яшьләрдәге бер хатын-кыз поликлиникага барганда, аның янына икенче бер хатын килә һәм үзен дәвалаучы дип таныштыра. Баксаң, бу хатын аның ярдәменә...

75 яшьлек хатын, 500 мең сумга якын акча биреп, «бозым»ын чыгарткан.
Матбугат чараларында мондый алдаулар турында күпме генә язылса да, беркатлылар җитәрлек шул.
Ә алдауның сценариесе бик гади: урта яшьләрдәге бер хатын-кыз поликлиникага барганда, аның янына икенче бер хатын килә һәм үзен дәвалаучы дип таныштыра. Баксаң, бу хатын аның ярдәменә мохтаҗ икән. Алар яныннан узып баручы яшь хатын туктап, сәламәтлегеннән зарланып ала һәм үзенә дә ярдәм итүне сорый. Сеансны шунда ук уздырырга булалар. «Дәвалаучы» стаканга салынган суга ике кисәк мамык чылатып «авыру»ларга тапшыра. Тегеләр аныӊ белән битләрен сөртеп, суга салалар һәм катып калалар: мамык эченнән кортлар чыга. Алдакчы хатын үлем бозымыннан кичекмәстән котылырга кирәклеген әйтә. Моныӊ өчен акча һәм бизәнү әйберләрен өшкерергә кирәк икән. Яшь хатынныӊ акчасы янында була, өлкәне исә банкка китә. Яше аӊа иярә. Банкның видеокамера язмасыннан ике хатынныӊ акча алып алулары ачык күренә.
«Дәвалаучы» аларны шул ук урында көтеп тора. Акча салынган пакетларны ала да, ачып та карамыйча, читкә китеп, нидер укый башлый. Пакетларны кире биргәндә, аларны 3 көн ачмаска, ә өлкән яшьтәге хатынга йорт тирәли әйләнеп килергә куша.
Тегесе урынга кире килсә, «дәвалаучы» да, чирле яшь хатын да юкка чыккан. Пакетын ачып карый - анда бары дымлы сал-
феткалар ята. Зыян күрүче шунда ук дежур частька мөрәҗәгать итеп, гариза яза. Соңрак шул да билгеле була: моңа охшаш ал-
дау очраклары Арчада һәм Яр Чаллыда да теркәлгән. Тик безнең очракта банктагы күзәтү камерасы берсенеӊ йөзен ачык
күрсәтә. Ориентировкалар республиканыӊ барлык полиция бүлекләренә җибәрелгән.
Тагын бер мәртәбә исегезгә төшерәбез: чит кешеләр белән сөйләшкәндә, бигрәк тә алар нәрсәдер тәкъдим итсә, сак булыгыз, алар сөйләгән уйдырмалар «кармагы»на эләкмәгез. Гомумән, урамда, яки фатирыгызга килеп, нинди дә булса хезмәт күрсәтергә тәкъдим итүчеләрдән ерак торыгыз.
Лилия Заһретдинова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: