Туган як

45 нче микрорайонда 37нче мәктәп янында агачлар утыртырга ниятлиләр

Бер түбәнкамалы шәһәр администрациясенә хат юллап, мәктәп коймасы янын яшелләндерергә тәкъдим иткән.

«45 нче микрорайонда яңа мәктәп төзегән өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Инде бергәләп газоннарны яшелләндерик. Агачлар утырту да күркәм гадәткә кереп китсен иде. Якындагы йортларда яшь гаиләләр яши. Бәлки, бу чара аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итәр», – дигән ханым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: