Туган як

28нче микрорайонда тиздән йортлар һәм ишегаллары куркынычсыз булачак

Һәр йортта берничә видеокүзәтү камерасы урнаштырылды. Полиция хезмәткәрләре әлеге яңалыкның җинаять очракларының кимүенә һәм аларны тиз арада ачыкланачагына ышана. Мондый яңалык шәһәрнең башка урыннарында булырмы? 28нче микрорайонда эш кайный. Эшчеләр тәүлек буе видеокүзәтү камераларын урнаштыра. Бу эш "куркынычсыз ишегалды" республика программа кысаларында башкарыла. 8нче идарәче компания территориясендә 78 камера куелган....

Һәр йортта берничә видеокүзәтү камерасы урнаштырылды. Полиция хезмәткәрләре әлеге яңалыкның җинаять очракларының кимүенә һәм аларны тиз арада ачыкланачагына ышана. Мондый яңалык шәһәрнең башка урыннарында булырмы?

28нче микрорайонда эш кайный. Эшчеләр тәүлек буе видеокүзәтү камераларын урнаштыра. Бу эш "куркынычсыз ишегалды" республика программа кысаларында башкарыла.

8нче идарәче компания территориясендә 78 камера куелган. Һәр йортта 2дән алып 5кә кадәр. Аларның саны йортның төзелешенә бәйле. Иң мөһиме - видеокүзәтү тулысынча булырга тиеш. Ул тәүлек дәвамында яздырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: