Туган як

2 атна эчендә Түбән Кама районында талпаннар тешләү буенча медицина ярдәме сорап 11 кеше мөрәҗәгать иткән

Түбән Кама районында талпаннарның активлыгы сезоны башланды.

Талпанны районда гына түгел, шәһәр урамнарында да эләктерүчеләр булган. Барысына да иммуноглобулин прививкасы ясалган, хәзерге вакытта алар – инфекционистлар күзәтүе астында.

Белгечләр әйтүенчә, әгәр дә сезне талпаннар тешләсәләр, шунда ук ярдәм сорап хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бернинди очракта да талпанга кагылырга яки мөстәкыйль рәвештә алырга ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: