Туган як

1 гыйнварда Студентлар урамындагы 32б йортның подъездында билгесез бәндәләр зыян иткәннәр

Алар берничә почта әрҗәсен бөгеп, лифттагы көзгене ватканнар.

Бу кыланышларын видеокүзәтү камерасы яздырган. “Фильм”ны ВКонтакте социаль челтәренә куйгач, түбәнкамалылар бу кешеләргә карата шелтәләрен белдерде.

3 гыйнварда хулиганнар яңа почта әрҗәләре урнаштырып, шунда ук хат язып калдырганнар. Хатта алар тәртипләре һәм кешеләрне борчыганнары өчен гафу үтенгәннәр.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: