Туган як

Милләтебезнең йөзек кашы

Бер генә мәдәни, тарихи чаралардан да читтә калмый Кол Гали исемендәге милли китапханә. Аның җитәкчесе Гүзәлия ханым Гыйбадуллина вакыты, ялы белән дә хисаплашмыйча, янып-көеп, безне агартырга тырыша, чаралар оештыра. Бу тыйнак кына бинада үз эшләрен белүче, тырыш, ачык йөзле кызлар эшли. Кунакчыл татар йортына кергән кебек буласың, хәтта чәй табыны...

Бер генә мәдәни, тарихи чаралардан да читтә калмый Кол Гали исемендәге милли китапханә. Аның җитәкчесе Гүзәлия ханым Гыйбадуллина вакыты, ялы белән дә хисаплашмыйча, янып-көеп, безне агартырга тырыша, чаралар оештыра. Бу тыйнак кына бинада үз эшләрен белүче, тырыш, ачык йөзле кызлар эшли. Кунакчыл татар йортына кергән кебек буласың, хәтта чәй табыны да әзерлиләр. Ничек бармыйсың инде анда?! Язмам шушы китапханәдә уздырылган «Тарих сәгате» турында.
Китапханәче Әнисә Дәүләтшина тирән эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш әзерләгән. «Белүебезчә, 2018 ел Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗәни елы буларак та билгеләп үтелә. Аның тууына 200 ел тулуны (16.01.1818-15.04.1889) олы дата буларак кабул итәбез», - дип башлады ул чыгышын. Китапханәдә «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» (Габулла Тукай сүзе) исеме астында китап күргәзмәсе оештырылган. Әнисә ханым безне Шиһабетдин Мәрҗәнинең эшчәнлеген яктырткан, төрле елларда нәшер ителгән китаплар белән таныштырып чыкты.
Шиһабетдин Мәрҗәнинең биографиясе, эшчәнлеге яктыртылды. Сәмәрканд, Бохара мәдрәсәләрендә белем алган, утыздан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы, мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин әһеле (хаҗ кылган), педагог, археолог, этнограф, реформатор, татар, төрек, гарәп, фарсы телләрен белүе әйтелде. Аны әле тагын «икенче Галилей» дип тә йөрткәннәр.
Шиһабетдин Мәрҗәни татар халкының тарихына искиткеч зур хөрмәт белән карый. «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» әсәрендә татар халкының этник тарихын, рухи мирасын туплый. Милли аңның төшенкелеге, үз халкыңның тарихи үткәнен, мәдәни мирасын белмәү - аның фикеренчә, социаль һәм милли прогресс юлында җитди киртә булып торалар.
Дин әһеле, хаҗи Шиһабетдин Мәрҗәни - яңалык тарафдары, Россия мөселманнары арасында сәнгать бик нык кысылган, хәтта тыелган чорда ул рәсем сәнгатен тыюга каршы килә. «Музыка
ул - хәләл», - дип кистереп әйтә. Ул фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп, татарны торгынлык йокысыннан уятырга тырыша.
«Башка халык кул астында булган халыкка өч әйберне белү зарур: аның телен, язуын һәм милек белән эш итәргә кагылышлы законнарын», - дип яза ул. Бу урында без көлешеп тә алдык. Без инде арттырып та җибәрдек, үзебезнекен оныттык. Агым уңаена йөзү җайлы бит. Шиһабетдин хәзрәт исән булса, шаккатыр һәм хафаланыр иде.
1876 елда Казанда, татар яшьләреннән рус теле укытучылары әзерләү максаты белән, «Татарская учительская школа» ачыла. Бу мәктәпне ачуда Шиһабетдин Мәрҗәни актив катнаша. Ул анда дин дәресләре алып бара, туган халкыбызга тугры хезмәт итәрлек яшьләр тәрбияләргә омтыла. Бу уку йортын төрле елларда тәмамлаган күренекле бөек шәхесләребез, ул сызган белем юлыннан киткән фидакарьләребез өчен соклану һәм күңелләрдә горурлык хисләре уянуын сөйләде Әнисә Дәүләтшина.
Бу чыгышта тагын Шиһабетдин Мәрҗәнине олылаган илләр, чаралар турында да әйтелде. Әлбәттә, бу кечкенә язма Әнисә ханым чыгышының, Шиһабетдин Мәрҗәни бай мирасының кыйпылчыгы гына. Кызыксынучылар китапханәгә барып танышсалар иде.
«Тарих сәгате»нә, гадәттәгечә, аксакаллар җыелып килгән. Фикер алышулар булды, сорауларга җаваплар бирелде. Аксакаллар җитәкчесе Зирәк Шиһапов чарада дин әһелләренең катнашмавына уфтанды. Фәтхулла Абдуллин Шиһабетдин Мәрҗәни рухына дога укыды.
Бу чараны зуррак аудиторияләрдә күрсәтергә иде. Шушындый олы шәхесләребез булуын белсеннәр, горурлансыннар иде. Менә ничек тәрбияләнә ул милли горурлык хисе, менә кайда барлыкка килә чын татарлык!
Берәү дә таралышырга ашыкмады. «Тарих сәгате» түгәрәк өстәлгә әйләнде. Аксакаллар бүгенге шәһәр тарихына әйләнеп кайттылар. Шәһәребездә Мактаулы гражданин исеменә лаек булып та - ни сәбәпледер ул исемне ала алмаган атаклы кешеләр исемлеген булдырып, халыкка танытырга кирәклеген әйттеләр. «Нигәдер юрганыбызны һәрберебез үзенә таба тарта шул», - диде Зирәк ага. Актив булдылар аксакаллар, тырышлыкларына сокланып утырдым.
Шулай да язмамның кычытканы да бар. Гөлфизә ападан башка «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары күренмәде бу кичәдә. Монда бит алар язган китапларны безгә - укучыларга тәкъдим итәләр, таныталар, китап укучылар әзерлиләр. Битарафлык чоңгылына чуммасак иде.
Соңыннан Гүзәлия ханым аксакалларга зур рәхмәтләрен җиткерде. «Бергә булып, бердәм булсак кына безнең тырышлык бушка китмәс», - диде ул.
Шушындый күп мәгълүмәт биргән Кол Гали китапханәсенә, аның җитәкчесе Гүзәлия ханым Гыйбадуллинага, китапханәче Әнисә Дәүләтшинага рәхмәтләребез булсын! Аларда һәрчак шушындый әзерлекле, бай мәгълүматлы чаралар уза. Шәһәрдәшләрем, килегез әле бу чараларга, отарсыз.
Зәлифә НУРЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: