Туган як

Күренекле шәхесләрне барлап

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Соңгы елларда шәһәребез үзәк китапханәсе, халык арасында китаплар пропагандалаудан тыш, тагын да зуррак эшләр башлап җибәрде. Әлеге эшчәнлек әдәбиятыбызның башлангычында торган шәхесләрне халык хәтерендә яңарту, онытылган исемнәрне кире кайтарудан гыйбарәт. Әнвәр Шарипов Галим,...

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Соңгы елларда шәһәребез үзәк китапханәсе, халык арасында китаплар пропагандалаудан тыш, тагын да зуррак эшләр башлап җибәрде. Әлеге эшчәнлек әдәбиятыбызның башлангычында торган шәхесләрне халык хәтерендә яңарту, онытылган исемнәрне кире кайтарудан гыйбарәт.
Әнвәр Шарипов
Галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференция әнә шундый максатны күздә тотып оештырылган. Башкалабыз Казаннан, республиканың зур шәһәрләреннән һәм югары уку йортларыннан килгән гыйльми хезмәткәрләр, галимнәр катнашындагы мондый зур чара көн саен уздырылмый. Шуңа күрә китапханә коллективы тарафыннан зур хәзерлек эшләре башкарылган булуын да танырга кирәк. Бу, әлбәттә, кунакларны каршы алудан башлап, карап торышка әһәмиятсез булып күренгән мизгелләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган, дигән сүз.
Чарада катнашучылар теркәү узу белән, аларга үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе буйлап экскурсияләр оештырылды. Китапханә кунакларны үзенең китаплар байлыгы белән генә түгел, шәһәребезнең истәлекле урыннарына, аның кешеләренә, танылган шәхесләренә багышланган күргәзмәләре, картиналары, макетлары, киң эчтәлекле экспозияцияләре белән дә җәлеп итте. Гид һәрберсен җентекләп аңлатты, сорауларга җаваплар бирде...
Матур әдәбият залында конференциянең эшен башлап җибәрү өчен сүз Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы депутаты, шәһәр электр транспорты генераль директоры Рафаил Хәбибуллинга бирелде. «Татар халкының бөек улы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чаралар, шул исәптән әлеге республикакүләм фәнни-гамәли конференция дә, шәһәребезнең мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия булып тора», - диде ул. Конференцияне оештырган үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренә һәм чыгыш ясаячак галимнәргә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән рәхмәт җиткерде, фәнни конференция эшендә уңышлар теләде.
Күпсанлы китаплар, бай мәгълүмат чыганаклары саклана торган бүлмәләр һәм уку заллары аша йөргәндә, кунакларны китапханәләр системасының эшчәнлеге кызыксындырмыйча калмагандыр. Шуңа күрә «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Гөлназ Арсланова кыскача гына үзләренең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көн китапханәсен кешеләргә укып тору өчен бирелә торган китаплар тупланмасы дип кенә түгел, ә үзенең әдәбият-сәнгать һәм тарих-белешмә заллары, мәгълүмат һәм библиография бүлеге, хокук-мәгълүмат үзәге, киңәшмә залы, иҗатханәсе, әдәби кафесы булган заманча мәгълүмати-мәдәни, аралашу, интеллектуаль һәм иҗади үсеш үзәге дип аңларга кирәк. Биредә китап сөючеләр карамагына 47 меңнән артык китап: матур әдәбият, фәнни-популяр һәм туган якка кагылышлы, классик һәм бүгенге заман әдәбияты, шигърият, сәнгать буенча әдәбият, фантастик һәм маҗаралы әдәбият саклана. Китапханәләрдә интернет ресурсларыннан бушлай файдалану һ.б. күп мөмкинлекләр бар. «Замана таләпләренә туры китереп эшләнгән мондый китапханә, ялгышмасам, безнең республикада беренчедер», - диде чыгышында Гөлназ Рәмзил кызы, горурлануын яшермичә. Аннан соң ул фәнни-гамәли конференциягә кагылышлы темага күчеп: «Бу елны Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак билгеләп үтү республикада зур вакыйга дип кабул ителде. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга Мәрҗани кебек бөек фикер иясе калдырган бай фәнни
Гүзәлия Гыйбадуллина
мирасны җиткерергә кирәк. Әлегә бу бөек шәхес турында мәгълүмат бик аз. Телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, танылган шәхесләребезне халыкка җиткерү турында үзебез уйламасак, кайгыртмасак, соңыннан үкенергә туры килмәгәе. Әнә шуңа да мондый фәнни-гамәли чараларны үткәрергә кирәк», - дип ассызыклады ул чыгышында.
Диләрә Гыймранова
Алга таба чыгыш ясаган ТР Милли китапханәсенең милли эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев та, әлеге фикергә кушылды. Ул, башкала кунагы буларак, Түбән Кама китапханәләр системасы эшчәнлеген югары бәяләде, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган шушындый күләмле чара уздыруның юкка гына Түбән Камага билгеләнмәгәнлеген, чөнки бу мәгърифәт йорты эшчәнлегенең Татарстанда гына түгел, Россиядә дә күп кенә китапханәләргә үрнәк булып торуын билгеләп узды. Аннары ул Мәрҗани хакында сөйләп, хәзерге вакытта бу бөек шәхес турында татар халкының бик үк мәгълүматлы булмавы турында да әйтте. Чыннан да, галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы буларак, зур фәнни эшләре белән татар тарихына кергән әлеге шәхеснең исеме, ничектер, татар дөньясында онытылыбрак калган. Һәм хәзерге вакытта аны милләтебез күгенә югарырык күтәрү өчен, хезмәтләрен тирәнрәк өйрәнергә һәм бу өлкәдә китапханәчеләргә дә, галимнәргә дә әле шактый эшләр башкарырга кирәк.
Республикабыз Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллинның чыгышы да конференция кунакларында тирән кызыксыну уятты. Милли китапханә фондындагы Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы кулъязмалар, материаллар турында сөйләде ул. Әлбәттә, бөек шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан, дәрәҗәле галимнәр катнашында шушындый фәнни-гамәли конференция оештырган Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше мактауга лаек, диде. «Киләчәккә бару юлында без тарихны да онытмаска тиешбез. Шәхесләребезнең фәнни хезмәтләрен өйрәнү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү - шулай ук бик зур бурыч», - диде ул. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган материаллар күп түгел икән. «Ләкин хикмәт санда түгел, ә аларның эчтәлегендә. Тагын шунысы да бар: Мәрҗанинең бик күп хезмәтләре әлегә бары тик кулъязма рәвешендә генә саклана. Аларны туплап, басма китап итеп чыгару буенча киләчәктә галимнәргә эш җитәрлек», - диде гыйльми хезмәткәр.
«Мин матбугатта эшләүче кеше буларак, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгында аңа багышланган язмалар, мәкаләләр матбугатта ишелеп торыр дип уйлаган идем. Әмма ләкин районнарда гына түгел, хәтта Казанда чыгучы матбугат чаралары да бу темага артык җәелеп китә алмады», - дип, тәнкыйть сүзе белән башлады үзенең «Шиһабетдин Мәрҗани һәм милли рух» дип исемләнгән чыгышын Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин. Чыннан да, зур мөнбәрләрдән күпме генә сөйләсәк тә, әгәр без бу бөек шәхесне халыкка танытуда эшне җанландырып җибәрмибез икән, татар рухы, милләтебезнең йөзек кашы булырдай шәхесебезнең нуры тоныкланып калачак.
Шиһабетдин Мәрҗани күпкырлы галим булган. Тарихчы - әнә шул кырларның берсе. Бу юнәлештәге эшчәнлеге аның тормышында әһәмиятле урын били. Түбән Кама шәһәренең 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илһам Ишмөхәммәтов бу хакта бик җентекле итеп сөйләде. Ризаэддин Фәхретдиннең Әлмәттәге мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова да үзен уйланырга мәҗбүр иткән фикерләрне җиткерде. Әйтик, Р.Фәхретдин Ш.Мәрҗанине үзенең рухи остазы дип санаган. Шуңа күрә аларның берсе турында сөйләгәндә, икенчесен искә алмау, зур хата булыр иде, диде. Ләкин әлегә милләттәшләребез Риза-эддин Фәхретдин турында күбрәк мәгълүматлы, ә Мәрҗани югалыбрак калган.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, Шиһабетдин Мәрҗани турында сәйләп, аның рухи халәтен абсолют камиллек үрнәге белән чагыштырып, аның фәлсәфи ягын ачып бирде. «Камил инсан» фәлсәфәсенең асылына төшендерде.
Конференциядә шулай ук Түбән Кама районы Каенлы авылы китапханәсе мөдире Флера Гарипова, педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле укытучысы Фәйрүзә Галимова, шәһәр җәмигъ мәчетенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Яр Чаллы шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина; Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Розалия Гыйззәтуллина; «Таттелеком» ААҖ Яр Чаллы филиалы вәкиле Илдус Камаев; Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина; Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының әйдәп баручы китапханәчесе Раушания Вәлиева чыгыш ясады. Алар чыгышында Шиһабетдин Мәрҗани мәшһүр педагог буларак та ачылды, илаһият өлкәсендәге эшчәнлеге дә киң яктыртылды, бөек миләттәшебез образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы турында да сөйләнде. Мәрҗани иҗатын мәңгеләштерү фәнни-гамәли конференциядә күтәрелгән иң төн мәсьәләләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бу уңайдан, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсенең эш тәҗрибәсе аеруча игътибарга лаек һәм башкаларга үрнәк итеп куярлык.
Ольга Афонова
Республикакүләм конференциянең эшчәнлегенә резолюция кабул ителгәч, әлеге чарада катнашучыларга шәһәр буенча экскурсия оештырылды.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: бу конференция Мәрҗанигә багышлап, шушындый форматта үткәрелгән зур чараның республикада әлегә беренчесе. Бу башлангычны башкалар да күтәреп алырлар һәм бөек шәхеснең эшчәнлеген милләтәшләребезгә җиткерүдә, исемен мәңгеләштерүдә үзләреннән өлеш кертерләр дип ышанасы килә.
Фәрит ИМАМОВ.
Алмаз Фәттахов фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 апрель 2018 - 08:03
    ЯҢАЛЫКЛАР Яңа билгеләнү Үзәк дәваханәнең оештыру-методик бүлегенә җитәкче итеп Ольга Куракина билгеләнде. Моңа кадәр бу вазифаны Зөлфия Бигашева башкарган. Ольга Куракина медицинада 17 ел эшли. Хезмәт юлын 2 нче шәһәр дәваханәсендә акушер-гинеколог булып башлаган. 2009 елдан узи табибы булып эшли. Яңа вазифа белән беррәттән, ул моңа кадәр башкарган эшен дә дәвам...
    14
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:56
    Шәһәр ямьләнә башлады Март-апрель - кыштан соң кардан арчылган урамнарны, ишегалларын чүп-чардан арындыру вакыты. Бу уңайдан, шәһәребездә һәм районда чисталык икеайлыгы игълан ителүе турында язган идек инде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре алдына 1 Май бәйрәменә кадәр Түбән Кама урамнарын тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу көннәрдә чүп-чардан арындыру өмәләре дәвам итә. Өмәләрне үткәрү...
    12
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:41
    Тормыштагы зур сынаулар аша Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» - дигәннәр бит борынгы бабаларыбыз да. Җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә....
    18
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:36
    Китапхәнәләрдә Безнекеләр беренче «Апуш» үзәк балалар китапханәсе республикакүләм конкурста җиңгән. ТР Мәдәният министрлыгында китапханәләрнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган. «Лидер» һәм «Иҗади эзләү» республикакүләм конкурсының «Иҗади эзләү» номинациясендә Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе беренче урын алган. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова шәһәребезнең китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага диплом тапшырган. Очрашуга...
    11
    0
    0
  • 18 март 2018 - 19:54
    Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
  • 16 март 2018 - 12:17
    2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 08:07
    Эш дәвам итәчәк
    Һава шартлары яхшы булса, бакчаларга автобуслар 21 апрельдән йөри башлаячак. Узган елдагыча, ташлама белән йөрү мөмкинлеге сакланачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин сөйләде. Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү программасы 2017 елдан тормышка ашырыла. Түбән Кама районы аны гамәлгә кертүдә зур уңышларга ирешкән. Проектны...
    13
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:41
    Тормыштагы зур сынаулар аша Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» - дигәннәр бит борынгы бабаларыбыз да. Җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә....
    18
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:29
    Бәрелешкәннәр... Спорт урамында биш машина катнашында зур авария булган. Светофорның яшел уты янгач кузгалып киткән дүрт автомобильгә каршы яктан зур тизлек белән килүче «Volkswagen Touareg» машинасы бәрелгән. Бер хатынның умыртка баганасының муен өлеше җәрәхәтләнгән. Икенчесенең гомерен куркынычсызлык мендәре саклап калган - «Volkswagen» автомобиле беренче булып аның автомобиленә бәрелгән. Шулай да битендә...
    14
    0
    1
  • 17 апрель 2018 - 08:03
    ЯҢАЛЫКЛАР Яңа билгеләнү Үзәк дәваханәнең оештыру-методик бүлегенә җитәкче итеп Ольга Куракина билгеләнде. Моңа кадәр бу вазифаны Зөлфия Бигашева башкарган. Ольга Куракина медицинада 17 ел эшли. Хезмәт юлын 2 нче шәһәр дәваханәсендә акушер-гинеколог булып башлаган. 2009 елдан узи табибы булып эшли. Яңа вазифа белән беррәттән, ул моңа кадәр башкарган эшен дә дәвам...
    14
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 08:07
    Эш дәвам итәчәк Һава шартлары яхшы булса, бакчаларга автобуслар 21 апрельдән йөри башлаячак. Узган елдагыча, ташлама белән йөрү мөмкинлеге сакланачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин сөйләде. Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү программасы 2017 елдан тормышка ашырыла. Түбән Кама районы аны гамәлгә кертүдә зур уңышларга ирешкән. Проектны...
    13
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:56
    Шәһәр ямьләнә башлады Март-апрель - кыштан соң кардан арчылган урамнарны, ишегалларын чүп-чардан арындыру вакыты. Бу уңайдан, шәһәребездә һәм районда чисталык икеайлыгы игълан ителүе турында язган идек инде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре алдына 1 Май бәйрәменә кадәр Түбән Кама урамнарын тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу көннәрдә чүп-чардан арындыру өмәләре дәвам итә. Өмәләрне үткәрү...
    12
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:36
    Китапхәнәләрдә Безнекеләр беренче «Апуш» үзәк балалар китапханәсе республикакүләм конкурста җиңгән. ТР Мәдәният министрлыгында китапханәләрнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган. «Лидер» һәм «Иҗади эзләү» республикакүләм конкурсының «Иҗади эзләү» номинациясендә Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе беренче урын алган. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова шәһәребезнең китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага диплом тапшырган. Очрашуга...
    11
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 06:12
    Шигъри тәлгәшләр Таң каршылыйм Санаган юк һәм шуңа да Әйталмыйм төгәл санын. Каршылыйм, тәүге күргәндәй, Язның ничәнче таңын. Әллә җирдә яз булганга, Баш әйләнгәли кайчак. Әйтерсең, мин бу якларга Ерактан килгән качак. Сулыйм дисәң, һавасы саф, Уй уйларга да уңай. Кошлары да сайрый сыман Бу якта гына шулай. Булса икән җиңел генә...
    10
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 07:09
    «Мәңге яшисе килә...» «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең хезмәт ветераны Нургали Дәүләтшин белән еш кына әңгәмә корып утырганым бар. Үз гомерендә аңа татар халкының танылган шәхесләре белән дә очрашырга туры килгән. Баксаң, күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне дә белгән икән. «Берсут» ял йортында эшли башлаган чорларында үсмер Нургали, аңа ияреп, фотоаппарат, гармуннарын күтәреп йөргән. Шул гармунда...
    9
    0
    0
Ночной режим