Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлыбыз куркынычсыз булсын

Шәһәрдә яңа светофорлар, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырыла. Бу чара, беренче чиратта, балалар белән бәйле юл һәлакәтләрен киметү максатында һәм «Куркынычсыз мәктәп юлы» муниципаль программасы нигезендә тормышка ашырыла. Шуңа да ул район һәм шәһәр депутатлары контролендә тора. Бу эшләр комплексы рәвештә алып барыла: юл билгеләре куела, билге сызыклары сызыла,...

Шәһәрдә яңа светофорлар, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырыла. Бу чара, беренче чиратта,
балалар белән бәйле юл һәлакәтләрен киметү максатында һәм «Куркынычсыз мәктәп юлы» муниципаль программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Шуңа да ул район һәм шәһәр депутатлары контролендә тора.
Бу эшләр комплексы рәвештә алып барыла: юл билгеләре куела, билге сызыклары сызыла, җәяүлеләр юллары төзекләндерелә, светофор объектлары төзелә. Җәяүлеләр юлларының ГОСТ1:1 таләпләренә туры китерелүен дә әйтеп китик. Аларның җидесе мәктәпләр янында. Яңа «зебра»лар яктылык диодлы индикацияле юл билгесе һәм ясалма юл тигезсезлеге, җәяүлеләр киртәсе һәм заманча светофорлар белән җиһазландырылган. Моннан тыш уку елы башланганчы 2, 8 һәм 19нчы мәктәпләргә якын урнашкан җәяүлеләр юлы үзгәртеп корылган. Студентлар һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары, Яшьлек белән Тукай урамнары кисешендә светофорлар барлыкка килде.
Юлларга аклы-сарылы «зебра»лар төшерелде, 358 «Җәяүлеләр юлы» һәм 49 «Балалар» билгесе урнаштырылды. «ГИБДД белән берлектә уку учреждениеләренә якын территорияләр даими рәвештә тикшерелә, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Филиппов. - Ачыкланган кимчелек-җитешсезлекләр кыска вакыт эчендә бетерелә. Уку йортлары уку учреждениесенең юл куркынычсызлыгы паспортын эшләде. Хәзер магистраль урамнарны паспортка туры китерү буенча планлы эш алып барыла».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев