Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлаучылар, мосафирлар өчен

Борок авылындагы яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Рус исемен йөртүенә карамастан, торак пунктта төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Авылда юл буенда гына чиркәү дә бар. Биредә халык яңа мәчет төзелешенең һәр этабын күзәтеп бара. Ә инде, ниһаять, манара куелу алар өчен...

Борок авылындагы яңа мәчеткә манара куелды. Иман йорты Чистай трассасыннан ерак түгел, авылга керү юлында урнашкан. Рус исемен йөртүенә карамастан, торак пунктта төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Авылда юл буенда гына чиркәү дә бар.
Биредә халык яңа мәчет төзелешенең һәр этабын күзәтеп бара. Ә инде, ниһаять, манара куелу алар өчен зур бәйрәмгә әйләнде. 21 биеклектә булганлыктан, аны урнаштыру өчен махсус техника җәлеп ителде.
- Иман йортын юлаучылар, мосафирлар мәчете, дибез. Форсаттан файдаланып, мәчет төзелешендә катнашуыгызны сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте шәһәрдәшләргә Түбән Кама Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы урынбасары Салих хәзрәт Ибраһимов.
Иман йорты 2014 елның язында төзелә башлаган, ул хәйриячеләр хисабына торгызыла. Сүз уңаеннан, участогын да иганәче бүләк иткән. Хәзер аның төзелеше өчен 4 миллион сум акча тотылган, эшне төгәлләү өчен тагын шулкадәр үк кирәк икән. Төзелешнең чираттагы мөһим этабы - манара өчен ярымай ясау, тәрәзәләр урнаштыру, бина эчендә ремонт эшләрен башлау.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X