Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшьләр өчен татар театры студиясе ачылды

Шәһәрдә яңа татар театр студиясе эшли башлады. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, педагогия көллияте һәм И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр сарае оештырган. Беренче дәресне шәһәрнең татар драма театры актеры Алмаз Хөсәенов уздырган. Ул грим салу, актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәргән, үзе эшләгән театрның репертуары белән таныштып, театр сәнгате...

Шәһәрдә яңа татар театр студиясе эшли башлады. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, педагогия көллияте һәм И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр сарае оештырган.
Беренче дәресне шәһәрнең татар драма театры актеры Алмаз Хөсәенов уздырган. Ул грим салу, актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәргән, үзе эшләгән театрның репертуары белән таныштып, театр сәнгате белән кызыксынган яшьләре спектакльләргә чакырырга да онытмагын.
Сәхнә теле дәресеннән соң, Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектальнең репетициясе булган.
Театр студиясе эшли башласа да, аңа яшьләр туплау дәвам итә. Педагогия һәм медицина көллиятеннән кызлар килгән, ә менә 14-16 яшьлек егетләр җитми икән. Шул уңайдан, театр сәнгате белән кызыксынган һәм киләчәген шуның белән бәйләргә теләгән 14-18 яшьлек егет-кызларны һәр атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбесендә, 15 сәгатьтә Балалар һәм яшьләр сараенда көтеп калалар.
Адрес: Тукай урамы, 21.
Студия җитәкчесенең телефон номеры: 8-950-310-87-31.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев