Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшьлегем син, җырым син...

Яшьлеге, бар гомере Кама буендагы ак кала сәхифәләре белән аерылмаслык булып үрелгән Екатерина Михайловна Березникова... Аңа сыенган сабыйлар - шәһәр белән бер вакытта туган кызының кызы балалары... Шәһәребезнең беренче юбилее өчен махсус төшерелгән бу фото, Түбән Каманың 75 яки 100 еллык бәйрәменә әзерләнгәндә, бәлки, тарих белән кызыксынучылар игътибарын үзенә тартыр....

Яшьлеге, бар гомере Кама буендагы ак кала сәхифәләре белән аерылмаслык булып үрелгән Екатерина Михайловна Березникова... Аңа сыенган сабыйлар - шәһәр белән бер вакытта туган кызының кызы балалары... Шәһәребезнең беренче юбилее өчен махсус төшерелгән бу фото, Түбән Каманың 75 яки 100 еллык бәйрәменә әзерләнгәндә, бәлки, тарих белән кызыксынучылар игътибарын үзенә тартыр. Алар күрше райондагы Борды авылыннан ерак алтмышынчы елларда бирегә килгән керәшен кызы Екатерина тормышындагы вакыйгалар аша үзләре өчен серле тарихка әйләнгән чорны күзалларга тырышырлар.
Киләчәк тарихчылары, мөгаен, иң элек, Екатерина белән Актүбә егете Григорий Березниковларның олы кызлары Любовьның да Түбән Кама белән бер үк вакытта үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүенә игътибар итәрләр. Любаның шәһәрдән берничә чакрым ераклыктагы 7нче төзелеш идарәсе («Камэнергостройпром» янәшәсендә) будкасында дөньяга килгәнен белгәч, сәерсе-нерләр дә әле. Шул будкада дүрт ел яшәгән һәм инде төпчек кызлары Людмиланы да алларына утыртып сөя башлаган Березниковлар гаиләсенең 1969 елда шәһәрнең яңа Химиклар урамындагы 60нчы йортка күченүләре турында укып, ике бүлмәле квартирны тутырып чабышып йөргән кызчыкларның шат авазларын ишеткәндәй булырлар.
Екатеринаның Түбән Кама төбәгендәге хезмәт юлы Красный Ключ поселогындагы элемтә бүлегеннән, почтадан башланганын, Уфада махсус курслар узгач, шул почтада җитәкче булып та эшләгәнен, һәм, гомумән, гомере почта хезмәтенә багышлаганын бе- лерләр. Екатерина белән Григорий Березниковларның, үз алтын туйларында утырганда, ике кызлары, дүрт оныклары һәм шул оныкларының дүрт балалары әйткән һәр сүздән йөзләре балкыганын күргәндәй булырлар...
Түбән Каманың юбилеена парлашып килеп җитә алмасалар да, балалары, оныклары бәхетенә сөенеп, һәр туган таңга рәхмәтле булып яшәүче Екатерина Михайловнаның яшьлек хыялларындагы ак каланың бүгенгесенә, җырдай матур булуына шатлануын тоя-аңлый алырмы икән ул киләчәк тарихчылары? Аңларлар. Ул чор кешеләренең уй-хыяллары гәүдәләнеше булып калыккан һәмкөннән-көн матурлана барган ак шәһәр үзе үк шул турыда сөйләр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X