Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Яшелчә ыгы-зыгысы»: «Гаилә» паркында көзге фестиваль булды

Түбән Кама районындагы авылларда яшәүчеләр шәһәр кешеләренә үзләренең быелгы яшелчә уңышын күрсәттеләр һәм алар белән нәрсәләр эшләп булуын сөйләделәр. Шәңгәлче, Балчыклы, Зур Афанас, Ташлык, Тоба, Прости авылы вәкилләре шәһәребезнең «Гаилә» паркына үзләре үстергән яшелчәдән ясаган композицияләр алып килгәннәр иде. «Без әлеге фестивальдә авыл кешеләре, шәһәргә килеп, быелгы уңыш өчен ничек...

Түбән Кама районындагы авылларда яшәүчеләр шәһәр кешеләренә үзләренең быелгы яшелчә уңышын күрсәттеләр һәм алар белән нәрсәләр эшләп булуын сөйләделәр.
Шәңгәлче, Балчыклы, Зур Афанас, Ташлык, Тоба, Прости авылы вәкилләре шәһәребезнең «Гаилә» паркына үзләре үстергән яшелчәдән ясаган композицияләр алып килгәннәр иде.
«Без әлеге фестивальдә авыл кешеләре, шәһәргә килеп, быелгы уңыш өчен ничек тырышулары, аны җыеп алганнан соң ничек файдаланулары турында сөйләүләренә исәп тоттык. Чыннан да, алар яшелчә үстерү һәм аны консервлау серләре белән уртаклашты. Яшелчә композицияләрен балалар да бик кызыксынып карады. Аларның күпчелеге өйләрендә үзләре дә шуларны ясап карамыйча түзмәс-ләр», - диде «Гаилә» паркы администраторы Оксана Хафизова.
Әлеге «Яшелчә ыгы-зыгысы» яңа ачылган «Гаилә» паркының «Рекордлар китабы»нда беренче язма булачак. Шушы көннән башлап, шәһәр паркында уздырылган теләсә нинди әһәмиятле вакыйга яки чара, шулай ук анда катнашучыларның исемнәре «Гаилә» виртуаль елъязмасына - Интернетта махсус ачылган биткә язылып барылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев