Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңартылган трамвай рейска чыкты

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе оешуга 50 ел булды. Бу уңайдан, 15 февральдә, Түбән Камада моннан ярты гасыр элек йөргән, хәзер яңартылган «иске трамвай»ны рейска җибәрделәр. Тарихка күз салсак, 1967 елда түбәнкамалылар Ригада эшләнгән трамвайда йөргәннәр. Электр транспортының андый модельләре 1982 елга кадәр гамәлдә булган. Аннары аларны заманча...

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе оешуга 50 ел булды. Бу уңайдан, 15 февральдә, Түбән Камада моннан ярты гасыр элек йөргән, хәзер яңартылган «иске трамвай»ны рейска җибәрделәр.
 
Тарихка күз салсак, 1967 елда түбәнкамалылар Ригада эшләнгән трамвайда йөргәннәр. Электр транспортының андый модельләре 1982 елга кадәр гамәлдә булган. Аннары аларны заманча җиһазландырылган вагоннарга алмаштырганнар, ә искеләрен башка шәһәрләргә җибәргәннәр. Һәм менә тагын бер тарихи мизгел - 50 елдан соң «тарихи трамвай»ны кабат рейска чыгардылар.
Яңартылган әлеге трамвай - шәһәрнең 50 еллыгына һәм «Шәһәр электр транспорты» предприятиесенә бүләк.
Бу көнне предприятие ветераннары яңартылган транспортның беренче пассажирлары булдылар. Трамвай салонында, нигездә, барысы да элеккечә калган. Хәтта юл хакы да совет заманындагыча өч тиен тора, билет тишә торган «компостер» да үз урынында.
Тантана көнендә трамвай бик еракка бармады, депо буйлап берничә әйләнеш ясау белән чикләнде. Җитәкчеләр киләчәктә бу вагонны экскурсия максатларында файдаланмакчылар.
Ә «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе хезмәткәрләре киләчәктә трамвай юлларын озынайту хыялы белән яналар. Яңа микрорайоннарда яшәүчеләрне куандырып, бик озакка сузмыйча гына, шәһәребездә яңа трамвай линиясе сафка кертелер, дигән уй белән яши алар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X