Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңалыклар

Яңа режимда эшлиячәк Социаль яклау идарәсе 28нче сентябрьдән 15нче ноябрьгә кадәр яңа режимда эшли. Эшләүче гражданнарга уңайлылык йөзеннән, алар җылылык өчен субсидия алу мәсьәләләре буенча дүшәмбе - шимбә көннәрендә 17.00 - 19.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Иң яхшы белем бирү Бүген Рәсәйнең иң яхшы 200 белем бирү учреждениесе исемлеге билгеле...

Яңа режимда эшлиячәк
Социаль яклау идарәсе 28нче сентябрьдән 15нче ноябрьгә кадәр яңа режимда эшли.
Эшләүче гражданнарга уңайлылык йөзеннән, алар җылылык өчен субсидия алу мәсьәләләре буенча дүшәмбе - шимбә көннәрендә 17.00 - 19.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар.
 
Иң яхшы белем бирү
Бүген Рәсәйнең иң яхшы 200 белем бирү учреждениесе исемлеге билгеле булды.
Нәтиҗәләр, беренче чиратта, укучыларның Бөтенрәсәй олимпиадаларында ирешкән уңышлары нигезендә ясалды. Исемлектә Татарстаннан Казан шәһәренең 131нче лицее,КФУ каршындагы «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» гомумбелем бирү мәктәп интернаты, 5нче, 7нче гимназияләр, Чаллының Пушкин исемендәге 78нче лицее, 26нчы гимназиясе һәм иң сөенечлесе - Түбән Каманың 35нче лицее да бар.
 
Белми калмагыз!
8нче октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, Бөтендөнья елмаю көне уңаеннан, ачык һавада «Ералаш» юмористик киножурналын карау оештырыла.
Башлана: 16.00 сәгатьтә.
 
Балалар җырлый
9нчы октябрь, якшәмбе көнне, Кызыл Чишмә Мәдәният йортында балалар җыр фестивале узачак.
Бу - «Нижнекамская правда» газетасы һәм «Шанс» иҗади берлегенең уртак проекты. Җиңүчеләрне 8 номинациядә билгеләячәкләр: «Иң яхшы дуэт», «Иң яхшы трио», «Иң яхшы ансамбль» һ.б. Чыгышлар тематикасы: 70-80-90нчы елларның иң популяр балалар ретро җырлары. Катнашырга теләк белдерүчеләр өчен телефоннар:45-64-71, 8-917-234-31-44. Керү бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев