Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа елдан - яңа үзгәрешләр

Әле генә аяк баскан яңа елда түбәнкамалыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Мисал өчен, 1 гыйнвардан бензинга, тәмәкегә бәяләр үсте. Түбәнкамалылар гыйнвар аендагы коммуналь түләү кәгазьләрендә артыграк саннар күрәчәкләр. Мәсәлән, капиталь ремонт өчен 1 квадрат метр 17%ка арта. Хәзер ул 5 сум 85 тиен тәшкил итәчәк. Яңа елдан балалар бакчалары өчен...

Әле генә аяк баскан яңа елда түбәнкамалыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Мисал өчен, 1 гыйнвардан бензинга, тәмәкегә бәяләр үсте.

Түбәнкамалылар гыйнвар аендагы коммуналь түләү кәгазьләрендә артыграк саннар күрәчәкләр. Мәсәлән, капиталь ремонт өчен 1 квадрат метр 17%ка арта. Хәзер ул 5 сум 85 тиен тәшкил итәчәк. Яңа елдан балалар бакчалары өчен түләү уртача 8%ка кыйммәтләнә. Хисаплар мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм төркемгә йөрүче балалар санына бәйле. Яңа елдан Осаго полисы кыйммәтләнә. Ул турыдан-туры кагыйдә бозу очракларына бәйле. 40%ка диярлек тәмәкегә, шулай ук бензинга, алкоголь продукциясенә бәяләр артуы көтелә. Ә менә түләүләрен дәүләт порталы аша башкаручылар акчаларын бераз янга калдыра алачаклар. Тагын бер яңалык- 2017 елда да "Ана капиталы" бирү дәвам итәчәк. Ул 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтыла. Әмма күләме шул килеш кала - 453 мең сумны тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңа елдан - яңа үзгәрешләр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X