Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Туган телне – каләм саклый!»

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында җирле язучыларны барлау, таныту максатын күзаллап, иҗатлары аша укучыларның Туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән, 39нчы балалар бакчасының югары категорияле методисты, әхлакый-патриотик тәрбия буенча методик берләшмә җитәкчесе, «Кама таңнары» әдәби берләшмә һәм «Ак калфак» оешмалары әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова «Сүздән энҗеләр тезеп...»...

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында җирле язучыларны барлау, таныту максатын күзаллап, иҗатлары аша укучыларның Туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән, 39нчы балалар бакчасының югары категорияле методисты, әхлакый-патриотик тәрбия буенча методик берләшмә җитәкчесе, «Кама таңнары» әдәби берләшмә һәм «Ак калфак» оешмалары әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова «Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект төзеп, әдәби утырышта берләшмә әгъзаларына һәм шәһәрнең аксакалларына тәкъдим итте.
 
Ниһаять, 27 гыйнвар көнне, проектта күрсәтелгән план буенча, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә беренче көннән үк каләмен чарлаучы Гөлчирә Ибәтуллина һәм шушы арада гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әлфия Сибгатуллина иҗатына багышланган «Туган телне - каләм саклый» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Залның шыгрым тулы булуы, укучыларның алып баручы тарафыннан би-релгән сорауларга теләп җавап бирүләре, туган телебездә аралашулары күңелебезгә сары май булып ятты. Туган телебезгә кагылышлы мәкаль-әйтемнәр, тема эчтәлеген чагылдыручы табышмак, сораулар да урынлы кулланылды. Мәктәпләрдән һәм башка уку йортларыннан килгән актив катнашучыларга Нурзия ханым үзенең китапларын бүләк итте.
 
Төбәк язучыларының иҗатын «Сөенеч» театр түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар, медицина училищесы студентлары: Рәдиф Галиев, Гүзәл Яруллина, Нәргизә Төхвәтуллина, Алия Сөнгәтуллина алдан ук әзерләнеп, матур, милли көй астында халыкка җиткерделәр.
Экранда сурәтләнгән эмблема, очрашуга килгән язучыларга истәлекле бүләк - күкрәк билгесе тапшыру безнең өчен генә түгел, әдәби берләш-мә әгъзалары өчен дә көтелмәгән сюрприз булды.
 
Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендә «Талир тәңкә» ансамбленең Гөлчирә Ибәтуллина сүзләренә язылган «Түбән Кама» җыры яшь тамашачылар күңелендә патриотик хисләр уятса, «Туган тел» җырын башыннан алып ахырына кадәр бергәләп башкару тагы да отышлы булды.
 
Юктан да күңел була, аздан да хәтер кала, диләр бит. Проект авторы барысын да уйлап, җиренә җиткереп эшләгән: үзе сценариясен язып, алып баручы ролен дә башкара дисәм, бәлки ышанып та бетмәссез, тик шулай да үзегез килеп карагыз әле.
 
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, төбәгебез язучылары иҗаты белән якыннан танышырга теләсәгез, һәр айның соңгы җомгасында «Халыклар дуслыгы йорты»на рәхим итегез!
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев