Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үткәннәрне уйлап юаныргамы?

Бүгенге көндә миңа 84 яшь. Без – Совет тәрбиясе алган, шул чордагы өстенлекләрдән файдаланган һәм шул чагында эшләгән буын кешеләре. Ул вакыт хәзергәчә истән чыкмый.

Язның беренче көне – 1 мартның халык өчен нинди шатлыклы көн булуын инде бик күпләр белми хәзер. Ә өлкән буынга ул иң куанычлы, иң истәлекле көн иде.
«Ни өчен?» – дип сорарсыз. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, ике ел узгач, 1947 елның 1 мартында беренче мәртәбә азык-төлек һәм барлык товарларның бәясе төшерелгән көн иде бу. Шуннан соң, нәкъ менә шушы көндә бәяләр ел саен төшерелә башлады.
Без аны түземсезлек белән көтеп ала идек. Теләгән ризыгыбызны алып ашый башладык, тамак  туя. Ә менә 1953 елда Сталин үлгәч, шуның белән бәйледер, бәяләр 10 мартта төшерелә башлады.
Сугыш вакытында кертелгән карточкалар системасы 1947 елда бетерелде. Коммерция кибетләре дә ябылды, чөнки аларда товарлар кыйммәтрәк иде. Ул чордагы кануннар халык тормышы яклы булган икән, дип уйлыйм кайчак.
Ә менә бүгенге тормышыбыз турында сугышлар гына була күрмәсен дип теләп, тешне кысып яши бирәбез. Илебез чәчәк атып, баеп яшәгән саен, халыкның, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында хөкүмәтебез ни уйлый икән соң? «Бәяләр бәйдән ычкынды» дип газеталарга да язабыз, югыйсә. Алар да елга бер түгел, ай саен күтәрелә бугай.
Совет чорында, әле илебез сугыштан соң ныклап аякка да басмаган булса да, бушлай белем алу, дәвалану, фатир алу мөмкинлеге бар иде. Ни өчен хәзерге чор башлыклары шулар турында оныталар икән?
Соңгы елларда нинди генә бәй-рәмнәр уйлап чыгармадылар. Инде менә «Халыклар бердәмлеге көне» дә килеп җитте. Ләкин бу бәйрәмнең асылын дөрес аңлыйбызмы? Элек кешеләрнең күңелләрендә бердәмлек хисе көчлерәк иде түгелме? Яхшы тормышка өметләнү аларга ныклык, рухи көч бирә иде. Ә хәзер, минемчә, халык аны бәйрәм дип түгел, ә тагын бер ял көне итеп кабул итә.

фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев