Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама районының «Чайка» бистәсендә күп балалы гаиләләр тукталыш төзүне сорадылар

«Чайка» бистәсенә автобус маршруты оештыру буенча күчмә киңәшмә үтте.

Түбән Кама районы башкарма комитеты вәкилләре күпбалалы гаиләләрнең инициатив төркеме белән берлектә «Чайка» бистәсенә автобус маршруты оештыру буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмә барышында әлеге маршрут турында фикер алышынды, пассажирларны утырту һәм төшерү өчен тукталыш павильоны урнаштыру урыны билгеләнде. Якын арада биредә эшне башларга планлаштыралар.

Күпбалалы гаиләләр яшәүче «Чайка» бистәсе районның Аккош күле янында урнашкан.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев