Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Татар телен өйрәнәчәкләр

2 февральдә шәһәр үзәк мәчетендә татар теле курсларын оештыру җыелышы узды. Татарстан Диния нәзарәтенең «Без - татарлар» программасына нигезләнгән өч айлык курсны оештыру җыелышына алтмыштан артык түбәнкамалы килгән иде. Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов, «пәйгамбәребез с.г.в.нең бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алыгыз» дигән хәдисенә...

2 февральдә шәһәр үзәк мәчетендә татар теле курсларын оештыру җыелышы узды. Татарстан Диния нәзарәтенең «Без - татарлар» программасына нигезләнгән өч айлык курсны оештыру җыелышына алтмыштан артык түбәнкамалы килгән иде.
Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов, «пәйгамбәребез с.г.в.нең бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алыгыз» дигән хәдисенә таянып, татар телен өйрәнү өчен беркайчан да соң түгеллеген ассызыклады. Телне өйрәнүдә барысына да уңышлар теләде.
«Нур» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Һидиятуллин һәм шулай ук 20нче мәктәп директоры Илһам Ишмөхәммәтов үз чыгышларында татар теленең төрки телләр төркеменә керүен, татарча белүче кешенең дөньядагы бик күп халыклар белән җиңел аңлаша алуын әйтеп үттеләр.
«Ихлас» үзәге директоры Әлфия Әхмәтҗанова да тел өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклап, татар теленең аһәңле, матур яңгырашлы тел булуын, татарның Тукай, Мәрҗани кебек олы шәхесләргә бай халык икәнлеген сөйләде.
Татар теле турында тиешле мәгълүмат бирелгәннән соң, татарча белмәүчеләрне һәм татарча аңлаучыларны аерым төркемнәргә берләштерергә дигән фикергә киленде.
Хатын-кызлар татар телен «Ихлас» үзәгендә 32нче мәктәп укытучысы Илһамия Хафизова җитәкчелегендә өйрәнәчәкләр. Ирләр татар теле дәресләренә ике урынга - шәһәр үзәк мәчетенә һәм «Нур»га йөриячәк. Ирләрне үзәк мәчеттә - Илһам Ишмөхәммәтов, ә «Нур»да шул мәчетнең имамы Рөстәм Һидиятуллин укытачак.
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X