Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ТАНЕКО»ның чираттагы Экология елы

2016 елның декабре «Татнефть» Компаниясе өчен шул ягы белән истәлекле - Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексын промышленность файдалануына тапшыруга биш ел тулды. Бу кечкенә генә юбилейга җитди җиңүләр белән килеп җиттек, шул исәптән, тулы егәрлеккә ирешү һәм тирәнтен эшкәртүнең рекордлы күрсәткечләре буенча. Производстводагы уңышлар белән берлектә...

2016 елның декабре «Татнефть» Компаниясе өчен шул ягы белән истәлекле - Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексын промышленность файдалануына тапшыруга биш ел тулды. Бу кечкенә генә юбилейга җитди җиңүләр белән килеп җиттек, шул исәптән, тулы егәрлеккә ирешү һәм тирәнтен эшкәртүнең рекордлы күрсәткечләре буенча. Производстводагы уңышлар белән берлектә «Татнефть» Компаниясенең экологик эшчәнлеге дә игътибар үзәгендә булды. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең әйләнә-тирәне саклау бүлеге начальнигы Зилә ВӘЛИШЕВА белән без шул хакта әңгәмә кордык.

- Зилә Рәшитовна, экология дип сөйләнү - бер нәрсә, ә аны эш белән күрсәтү - бөтенләй икенче. «ТАНЕКО» Проектын гамәлгә ашыруның башлангычында ук алга куелган табигатьне саклауга кагылышлы чаралар хәзер дә тормышка ашырыламы?
- Ашырыла. «Татнефть» Компаниясенең респуб-лика җитәкчелегенә һәм бу төбәктә яшәүчеләргә биргән әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәткә кагылышлы вәгъдәләрнең барысы да үтәлде. Әле алай гынамы, бездә экологиягә мөнәсәбәт беркайчан да актуальлеген югалтмый, һәрвакыт беренче урында. Аерым алганда, соңгы вакытта Россия законнарына кертелгән әһәмиятле үзгәрешләр дә - шуның ачык мисалы. Әйтик, 219нчы Федераль закон (тулы исеме - «Әйләнә-тирәне саклау турында»гы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү) предприятиенең иң яхшы кулай технологияләргә эзлекле күчүенең өстен-лекле якларын билгели. Ягъни әйләнә-тирәлекне иң нәтиҗәле ысуллар белән саклауда югары дәрәҗәгә ирешкән технологияләр турында сүз бара. Күргәнебезчә, безнең кануннарыбыз экологияне яхшыртуда иң алдынгы илләрдә кабул ителгән законнардан файдаланып эшләнгән. Шунысы куанычлы, тулаем алганда, Россия Федерациясендә кулай технологияләргә күчү мәсьәләсе әле күтәрелә генә башласа, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте беренче көннәреннән үк шул принциплар белән яши. Без баштан ук дөньяның нефть эшкәртү промышленностендагы иң алдынгы технологияләрне гамәлгә ашыруга йөз тоттык.
- Тулы бер завод турында әйтүегезме, әллә аерым объектларны гына күздә тотасызмы?
- Сүз тулаем «ТАНЕКО» Комплексы турында бара. Кайбер установкалар турында аерым әйтәсем килә. Күкерт җитештерү блогыннан башлыйм. Установка нефть эшкәрткәндә барлыкка килгән газларны, агып җыела торган әче суларны күкертле водородка аеру һәм бөртекләндерел-гән күкерт алу юлы белән үтильләштерү мөмкинлеге бирә. Заманча технологияләрне гамәлгә кертү юлы белән күкертне аерып алу коэффициентын 99,6 процентка җиткерә алдык. Икенче мисал - «ТАНЕКО»ның чистарту корылмалары. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясендә иң заманча булып санала. Агып җыелган суларны чистартуның нәтиҗәлелеге - уртача 90 процент, ә кайбер күрсәткечләр буенча 99,9 процент тәшкил итә. 2016 елда гына да «ТАНЕКО»ның йомык цикл буенча эшләүче чистарту корылмалары, миллион ярым куб метрдан артыграк агып җыелган суны чистартып, кабат производствога кайтару мөмкинлеге бирде.
Тагын бер объектны алыйк: үтә күренмәле нефть продуктларын тимер юл һәм автомобиль цистерналарына агызганда югалтуларны минималь дәрәҗәгә калдыру. Бүленеп чыккан парларны технологиядә кабат файдалану исәбенә, установканың файдалану нәтиҗәлелегенең уртача күрсәткече 99,5 процент тәшкил итә. Нәкъ менә производствога кулай технологияләрне кертү экология һәм файдалану өчен югары сыйфатлы ЕВРО-5 дизель ягулыгы алу мөмкинлеге бирде дә инде. Факел хуҗалыгы, промышленность калдыклары полигоны, су блогы, күкерт катнашкан газларны чистарту блогы кебек объектларны да кулай технологияләрне файдалануга мисал итеп китерергә мөмкин.
- Мондый җитди эшләргә акча да күп кирәктер?
- Тулаем алганда, «Татнефть» Компаниясе нефть эшкәртү комплексының беренче этабында гына да табигатьне сак-лау технологияләрен гамәлгә кертү өчен 26 миллиард сумнан артык акча бүленде. 2016 елда әйләнә-тирәне саклау максатлары өчен чыгымнар 1 миллиард 857 миллион сумнан артык тәшкил итте. Өстәп шуны да әйтәсем килә, экология өчен салынган капитал үзенең экономик файдасын күрсәтә дә инде. Күкерт җитештерү очрагында, мәсәлән, бу химик элемет зарарлы калдык буларак торбадан атмосферага чыгарылмый, ә файдалы продукциягә әверелә.
- «Татнефть» Комплексын проектлаган вакытта фәнни-тикшеренү институтларыннан җитди экологик консультацияләр алынды. Заводны файдалана башлагач та, галимнәр белән шундый эшлекле хезмәттәшлек дәвам итәме?
- Әлбәттә! Аерым алганда, без күл һәм елга балык хуҗалыгы Дәүләт фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең заказ буенча, институт белгечләре киң масштабта гидробиологик тикшеренүләр уздырды. «ТАНЕКО»дагы агып җыелган суларның Кама елгасына тәэсирен өйрәнделәр. Ел дәвамында, әлеге институтның фән хезмәткәрләре, ай саен, төптәге утырымнарга, биологик массага анализ үткәрделәр, суда төрле зарарлы матдәләрнең булу-булмавын һәм кыйммәтле балык токымнарын тикшерделәр. Әлеге күләмле эш нәтиҗәсендә, безнең агып җыелган суларның Кама елгасына йогынтысы бик аз булуы ачыкланды.
- 2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Бу «ТАНЕКО» эшчәнлегендә ничек чагылыр?
- «ТАНЕКО» өчен һәр ел - чиратагы Экология елы. «Татнефть» Компаниясе күтәргән югарылыкны түбәнәйтмәскә тырышабыз.
Елена ТОКАРЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев