Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәһәр тормышында әһәмиятен күрсәтте

«Алты кибеттә булдым, әмма ипи таба алмадым. Кем белә? Нәрсә булды?» Ике көн элек Интернет челтәре мондый язулар һәм кибетләрдәге буш киштәләр фотолары белән тулган иде. Шәһәрдә ипи комбинатында труба шартлаган, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Баксаң, авария чыннан да булган, тик менә ипи комбинаты тер- риториясендә түгел, ә үзәк суүткәргечтә....

«Алты кибеттә булдым, әмма ипи таба алмадым. Кем белә? Нәрсә булды?»
Ике көн элек Интернет челтәре мондый язулар һәм кибетләрдәге буш киштәләр фотолары белән тулган иде. Шәһәрдә ипи комбинатында труба шартлаган, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Баксаң, авария чыннан да булган, тик менә ипи комбинаты тер-
риториясендә түгел, ә үзәк суүткәргечтә. Нәтиҗәдә, су булмау сәбәпле, комбинатның һәм сөт за-водының эше тукталды. Сөтне запас белән җитештереп булса, икмәк белән авыргарак туры килде.
- Камырлар әчеп бетте, аларны түгәргә туры килде, ипи дә пешмәде, - дип аңлата предприятиенең инженер-технологы Зөлфия Хатыйпова. - Без шәһәрне тулысынча иписез калдырдык дисәк тә була.
Белгеч комбинатта инде 35 ел эшли, мондый дәрәҗәдәге аварияне 30 ел элек күргән була. Ул вакытта шәһәр халкын икмәк белән бары Түбән Кама ипи комбинаты гына тәэмин итүен онытмаска кирәк. Бирегә хәтта шәһәр җитәкчеләре дә килеп киңәшмә уздыралар.
Ипи комбинатының техник директоры Сергей Чухвичев, әйтүенчә, бу көтелмәгән хәлдә гаеплеләр юк, русча әйткәнчә форс-мажор килеп чыккан.
Иң мөһиме -барысы да кыска вакытта җайга салынды һәм ипинең беренче партиясе сәгать кичке биштә инде әзер иде. Шулай да, авария китергән зыян шактый булып чыкты. Предприятие көненә 20 тонн икмәк җитештерә. Бу юлы ул 1 млн. сумга якын акча югалтты, өстәвенә кичен пешкән ипине сәүдә нокталарының күбесе кабул итүдән баш тарткан.
Шундый хәлгә тап булгач, предприятие җитәк-челәре башка авырияләрне булдырмау юлларын эзли. Һәм бер варианты, чыннан да, бар - ипи комбинатына өстәмә суүткәргеч сузу. Әмма моңа шәһәр ярдәме кирәк.
- Бу авария предприятиенең шәһәр тормышында әһәмиятен күрсәтте, - дип җөпли сүзен Зөлфия Хатыйпова.
Бүген исә кибет киштәләре ипи белән тулы һәм шәһәрдә бернинди ыгы-зыгы күренми. Әй-тергә кирәк, продукция Түбән Каманың 400 сәүдә ноктасында сатыла.
Лилия Заһретдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев