Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шинчылар урамындагы 45 нче йортта урнашкан 45 нче китапханә капиталь ремонттан соң ачылды

Ләкин хәзер ул китапханә түгел, ә шәһәребездә беренче “Заман” уку һәм аралашу үзәге.

Төзекләндерүгә җирле бюджеттан һәм “Татнефть” җәмгыятеннән 9 миллион сум акча күчерелгән. Сүз уңаеннан, түбәнкамалылар тәкъдимнәре дә исәпкә алынган.

“Заман”да китап та укырга, дуслар белән дә очрашырга, интерактив чараларда катнашырга да, гаилә белән ял итәргә дә була. Үзәктә җиде зал: медиа-бүлмә, матур әдәбият залы, иҗат фикерләре бүлмәсе, балалар өчен уен бүлмәсе һ.б. бар.

Фото: https://vk.com/nk_biblioteka45

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев