Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт

Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың «Серле рәссам» китабы Балачак ди аталган серле дөнья белән таныштыра. Ул шәһәребезнең 50 еллык юбилее алдыннан гына нәшер ителде. Аны Нурзиянең шәһәргә бүләге дип атарга да мөмкин. Ике дәүләт телендә нәшер ителгән балалар китабы Түбән Кама...

Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың «Серле рәссам» китабы Балачак ди аталган серле дөнья белән таныштыра.
Ул шәһәребезнең 50 еллык юбилее алдыннан гына нәшер ителде.
Аны Нурзиянең шәһәргә бүләге дип атарга да мөмкин.
Ике дәүләт телендә нәшер ителгән балалар китабы Түбән Кама тарихында беренчедер. Эчтәлеге белән, балалар телендә төрле темаларны яктырткан тирән эчтәлекле шигырьләр җыентыгын нәниләр генә түгел, олылар да яратып укырлык. Чөнки аларда матурлыкка, татулыкка өндәү бар; аларда әхлакый һәм патриотик тәрбия, туган якка, табигатькә мәхәббәт хисләре чагыла.
Бу китап киштәнең бизәге булып, тузан җыеп ятмас дип уйлыйм. Ул балалар бакчалары, мәктәпнең түбән сыйныф укучылары өчен тәрбия дәресләрендә куллану өчен менә дигән кулланма булып тора ала. Моның шулай булуын автор үзе үк раслап, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шушы китабына нигезләнеп, ачык дәрес уздырды. Анда 1 һәм 15нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты.
Китап битләренә сәяхәт кылганда күп белергә теләүче Наян исемле песи тәрбиячеләргә багышлап язган шигырен ике телдә укыды, аларның һөнәри бәйрәме турында сөйләде, балалар белән аралашты.
Автор үзе язган шигырьләр дулкынында тирбәлеп, иҗатын яратучылар булуына сөенеп утырды. Үз чыгышында балалар бакчасына йөргән елларын искә төшерде. Сабыйларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерде.
Бу көнне китапханәдә шушы китап шигырьләре буенча пластилиннан ясалган эшләр күргәзмәсе дә оештырылган иде. 2 сыйныф укучысы Әдиләнең «Тәрбияче апам», «Бүләк», «Үсеп кенә җитим менә» шигырьләре буенча ясалган хезмәтләре аеруча мактауга лаек.
Балаларга китапханә буенча оештырылган кечкенә генә таныштыру сәяхәте дә бик ошады.
Суфиян Минһаҗев,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X