Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сөенеч, тараканнар үрчи

Сөенеч, җәмәгать, шәһәребездә тараканнар кырылып бетмәгән икән бит әле. Ник сөенәмме? Җәйләрен шәһәр урамнарындагы юлларда, чирәмлекләрдә, коймаларда һәм, хәтта, ап-ак йорт стеналарында иренеп кенә үрмәләүче пошмас тараканнарны күрергә була иде. Әмма химия предприятиеләре артканнан-арта барып, шуның сасысы агач-яфракларга, үләнгә һәм җиргә сеңә башлагач, таракан бахыркайларым юкка чыкты. Бу хәл күңелгә...

Сөенеч, җәмәгать, шәһәребездә тараканнар кырылып бетмәгән икән бит әле. Ник сөенәмме? Җәйләрен шәһәр урамнарындагы юлларда, чирәмлекләрдә, коймаларда һәм, хәтта, ап-ак йорт стеналарында иренеп кенә үрмәләүче пошмас тараканнарны күрергә була иде. Әмма химия предприятиеләре артканнан-арта барып, шуның сасысы агач-яфракларга, үләнгә һәм җиргә сеңә башлагач, таракан бахыркайларым юкка чыкты. Бу хәл күңелгә шом салды, хәтта, «химия»ле шәһәрдә яшәве куркыныч булып тоела башлады. Үзара сөйләшкәндә, халык кына, «түрәләр үзләре генә карый торган документаль фильм бар икән Түбән Каманың химик пычраклыгы турында, аны кешегә күрсәтсәләр, беркем дә калмаячак - бар да тараканнар кебек качып бетәчәк», дип нәтиҗә ясап куя иде...
Бүгенге көндә тараканнар Түбән Каманы кабат үз итә башлаган һәм, зарарлы предприятиеләрнең күпләп төзелүенә исләре дә китмичә, үрчергә азапланалар икән, димәк, алар бу мохиткә яраклашалар. Шулай булгач, халыкка да, һич тә Казан һ.б. тарафка качып китмичә, рәхәтләнеп, шушы үзенчәлекле һавалы-сулы-туфраклы калабызда яшәп калырга була.
Дөресен әйтим, әгәр дә штаттан тыш хәбәрчебез Лира Габитова, Лесная урамындагы 43нче йортта тараканнар барлыгы турында язып җибәрмәгән булса, әле һаман да күңел мөһаҗирлыкка талпыныр иде. Бу урында Лира апаның хатын тулысынча китерәм, азактан, ул хат буенча үзебез телефон аша сөйләшкән җаваплы кешеләрнең сүзләрен дә укырсыз.
«Бер көнне Лесная урамындагы 43нче йортта яшәүче туганнарыма бардым. Аларның да песие бар. Өч гаиләгә - бер коридор. Песиләренең, шунда чыккач, идән ярыгына шаккатып карап утырганын күргәч, туганым караса, ярыкта тараканнар йөгерәшә, ди. Андагы квартирларның берсендә урын өстендә элекке хәрби ята. Янына кергән шәфкать туташы да аның квартир идәнендә тараканнар йөргәнен күргән.
Бу йорттагы тараканнар турында мин санэпидстанциягә шалтыраттым. Әмма эт - эткә, эт койрыкка, кебегрәк килеп чыкты... Унлап телефон номеры белән шалтыраттым. Тик тараканнар аларның берсен дә кызыксындырмады. Ахырда, берсе Лесная урамындагы 43нче йорт караган йортлар идарәсенә шалтыратырга киңәш итте, телефон номерларын да табып бирде. Анда эләккән идем, санэпидстанциягә заявка бирергә куштылар, шунсыз беркем дә тикшерми дә, обработка да ясамый икән...
Кыскасы, каян үз башыма таракан бәласе алдым, дигән көнгә төштем. Йортларыбызны гына түгел, бөтен шәһәребезне таракан, кандала, кыргаяк басса да, мәктәп һәм бакча балалары бетләп бетсә дә (андый очраклар да юк түгел, дигән сүзләр йөри), тиешле оешмаларның исләре дә китми, ахры. Элек, совет чорында алай түгел иде.
Мин 1977 елда Төзүчеләр поселогындагы мәктәптә эшли башладым. Ай саен меңләгән баланың башын педикулезга тикшерергә кушалар. Беренче тикшерүдә үк 80 балада бетнең «мыж»лап торуы ачыкланды. Куркуымнан санэпидстанциягә шалтыраттым. Бригада килеп, бөтенесен обработать итеп китте. Шулай итеп, ай саен тикшерәм дә, санэпидстанциядән бригада чакыртам. Ахырда бетләр бетте диярлек. Ата-аналарында да бет булгандыр инде, яңа укучылар да өстәлә торды бит... Ул чагында миннән заявка сораучы булмады».
Түбән Каманың бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып, шәһәр халкы тормышы өчен мөһим булган мәсьәләләрне әледән-әле «Туган як»та күтәреп чыгучы Лира Габитованың әлеге хаты буенча, 10нчы торак-коммуналь хуҗалыкның баш инженеры Рамил Галләмовка телефоннан шалтыраткач, ул безгә, Лесная урамындагы 43нче һ.б. йортлардагы тараканнарны бетерү өчен, 26 февральдә 84нче номер белән, «Санитар-НК»га рәсми заявка юллауларын җиткерде.
Үз чиратында, «Санитар-НК»ның диспетчеры Гөлшат Бочар, тараканнарны бе-терүгә кагылышлы заявка буенча, инде 2 мартта ук Вахитов урамындагы 32нче һәм Мурадьян урамындагы 4нче йортларда дезинфекция үткәрелгәнен әйтте. Шинчылар урамындагы 43нче йортның әлегә подвалы кибүен көтүләрен дә искәртте. Лесная урамындагы 43нче йортка килгәндә, анысының подвалында тараканнар юк икән, ә квартирда исә тараканнарга каршы дезинфекция уздырылачак, ди.
Тараканнар белән өйдәш булырга беребезгә дә язмасын, әлбәттә. Ә шулай да, аларның Түбән Камада тагын күпләп үрчи башлавын ишеткәч, җанны басып торган «химия зәһәрле шәһәр» дигән авыр таш өстән төшкәндәй булды. Бәлки, бу үз-үзебезне бер юату гынадыр, тик беренче һәм зирәк Президентыбыз әйткән «Татарстан бәдрәфе»ндә ансыз көн итүе күпкә авыррак булыр иде...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев