Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сау булыгыз,кыңгыраулы мәктәп еллары

Быел Түбән Кама муниципаль районы мәктәп һәм гимназияләренең унбер классын 1110 егет һәм кыз тәмамлый (ә тугыз классны тәмамлаучылар - 2494). Шул исәптән, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия үзендә унбер ел белем алган 58 укучысын олы тормыш юлына озата. Алда - бердәм дәүләт имтиханнары һәм вузлар, техникумнар һ.б. Ә аңа...

Быел Түбән Кама муниципаль районы мәктәп һәм гимназияләренең унбер классын 1110 егет һәм кыз тәмамлый (ә тугыз классны тәмамлаучылар - 2494). Шул исәптән, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия үзендә унбер ел белем алган 58 укучысын олы тормыш юлына озата. Алда - бердәм дәүләт имтиханнары һәм вузлар, техникумнар һ.б. Ә аңа кадәр әле күңелле дә, моңсу да булган Соңгы кыңгырау бәйрәме укучыларны үзенә җыйды.
- Гимназия белән, шәһәр үзенең зур бәй-рәмен билгеләп үткән елда сабуллашасыз. Түбән Каманың шәһәр исемен алуына быел 50 ел тула. Әмма шәһәр тарихы илле елдан күбрәк. Трактор чанасына утырып килгән беренче кешеләр биредә беренче төнне кунганнан санала шәһәр тарихы, - дип, бик тә урынлы һәм тарихи яктан дөрес сүзләр белән башлады үзенең чыгышын 2нче гимназия директоры Рафаил Азизов. - Бүген бәйрәм, елмаегыз, көлегез һәм инде имтиханнар турында да онытмагыз. Имтиханда биремнәрне беренче секундтан ук зур игътибар белән һәм 100 балл җыярлык итеп үтәвегезне телим.
Чыгарылыш класс укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап ясаган чыгышы азагында Рафаил Миргасыймович, традиция буенча, бу уку елында олимпиадаларда һ.б. ирешелгән уңышлары өчен, унберне тәмамлаучылардан Ринас Галәветдиновка, Раил Шәйдуллинга, Алия Галәветдиновага, Дарья Тришинага һәм Таһир Мусаевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук, ГТО нормативларын үтәгән чыгарылыш класс егетләреннән Динар Карпов, Раил Зәйнетдинов, Дамир Скворцов, Динар Сергеев, Рәмис Гыйрфанов, Риназ Галәветдиновны залга чакырып, рәхмәт белдерде. Үзләре залда булмасалар да, тугызны тәмамлаучылардан ГТО нормативларын уңышлы үтәгән Рафаэль Миңнуллин һәм Алия Мортазина исемнәре дә яңгырады.
Унберне тәмамлау-чыларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән тәбрикләгән Ләйсән Бикмөхәммәтова да 2нче гимназиядә укучыларга ныклы белем биргән һәм балаларны милли рухта тәрбияләгән педагоглар коллективына рәхмәт белдереп, үзенең дә ике баласы биредә белем алганлыктан, инде егерме ел буе гимназиянең үзе өчен дә туган йорттай якын икәнен искәртеп үтте.
Олы тормыш юлына аяк басарга җыенулары уңаеннан, унберләргә беренче һәм унынычы класс укучылары да үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Ә чыгарылыш класс егетләре һәм кызлары исә үз укытучыларына булган рәхмәтләрен, елмаюга һәм чәчәкләргә төреп, җырлары, биюләре аша белдерделәр.
Соңгы кыңгырау бәйрәме сәхнәсенә милли киемнәрдән чыгып биюләре дә, ак алъяпкыч япкан кызлар белән егетләрнең җырлары да - барысы да укытучыларына аталган, алар хөрмәтенә иде.
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев