Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Редактор сүзе

Вакыт туктап тормый, ул һаман алга бара. Соңгы берничә дистә ел эчендә җәмгыятебездә нинди үзгәрешләр генә булмады. Әйе, «инфляция», «дефолт», «кризис» һәм тагын әллә нинди безгә бөтенләй таныш булмаган сәер сүзләр үтеп керде сөйләмебезгә. Мәгънәләре дә, яңгырашлары да күңелгә ятышлы түгел. Ләкин күпме генә тырышсак та, үткәннәрне кире кайтарып булмый....

Вакыт туктап тормый, ул һаман алга бара. Соңгы берничә дистә ел эчендә җәмгыятебездә нинди үзгәрешләр генә булмады.
Әйе, «инфляция», «дефолт», «кризис» һәм тагын әллә нинди безгә бөтенләй таныш булмаган сәер сүзләр үтеп керде сөйләмебезгә. Мәгънәләре дә, яңгырашлары да күңелгә ятышлы түгел. Ләкин күпме генә тырышсак та, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Гомумән, заман безгә яраклашырга тиеш түгел, без аңа яраклашабыз. Юкса, ажгырып барган вакыт арбасыннан төшеп калуың бар.
Бүген «Туган як» газетасы да зур үзгәрешләр кичерә. Алга таба газетабыз «НТР» телерадиокомпаниясе канаты астына күчәчәк. Кыенлыкларны җиңү өчен бер йодрык булып берләшү зарур. Ләкин бу - газетаның максаты үзгәрә, дигән сүз түгел. Бары тик мәгълүмат тапшыру ысуллары гына замана белән бергә үзгәрә. Хәзер инде каләм, ручка белән хәбәр язу да тарихи үткәннәргә китеп бара. Аларга алмашка текстларны басмага күчерүне тизләтә һәм уңайлаштыра торган заманча техника килде. Дистә еллар элекке массакүләм мәгълүмат чараларын бүгенгесе белән чагыштырып та булмый. Санлы техника, полиграфия бизәлеше елдан-ел камилләшә барган матбугат, Интернет, сайтлар, телевидение... Саный башласаң, искитәрлек! Тик һәрберсенең максаты бер - кешеләргә мәгълүмат ирештерү.
Әнә шундый күптөрле чыганаклардан агылучы мәгълү-мат ташкынына кереп батмас һәм үзеңнең кыйблаңны саклап калу өчен матбугат чыганагын дөрес сайлау зарур.
Хәзерге вакытта шәһәребез-дә дистәләп газета таратыла. Дөрес, шулардан татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси газета бары тик «Туган як» кына.Татарча сөйләшүче, аралашучы шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга «Туган як» газетасын сайлаудан да кулайрагы юктыр. Һәрбербезнең үз ана телебездәге газетаны алдыруы - табигый күренеш. Чөнки ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклау, йолаларын үтәү турында сүз барганда, беренче урында телебезне саклау бурычы торырга тиештер. Моны һәр-беребез аңлый булса кирәк.Шуңа күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләчәктә дә бергә булыйк! Яраткан газетабыздан аерылмыйк!
Фәрит ИМАМОВ,
«Туган як» газетасының
баш редакторы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X