Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Онытма, син җәяүле!

Моңа кадәр җәй җитүгә юлларга тагын бер бәла – велосипедчылар гына өстәлсә, быел самокатта йөрүчеләр дә күбәйде.

Алар уңга-сулга карамый, әле, өстәвенә, күбесе колагына колакчын тыккан була, чабуын белә. Шәһәрдә самокатлар күбәюнең сәбәпләре берничә: бәяләре артык кыйммәт түгел, бензинга акча кирәкми, (хәзер аның бәясе артканнан арта), бөкеләрдә утырмыйсың. Сайлау мөмкинлеге дә зур – бакчага йөрүче балага да, өлкән яшьтәгеләргә дә теләгәнен сайларга була.

Хәзер балалар җәйге каникулда, уку белән баш катырасылары юк, көннәр матур. Рәхәтләнеп көнозын күңел ачалар. Шәһәрдәшләр арасында бик популяр булган «Гаилә» паркында самокатларда йөрүчеләрне көнозын күзәтергә була. Шәһәребезнең Тынычлык урамы буйлап җәяүлеләр өчен тротуар һәм велосипед өчен юл салынды. Күренеп торсын өчен әледән-әле велосипед һәм җәяүлеләр трафаретлары ясалган, өстәвенә төсләре дә бер-берсеннән аерыла. Аңа карап кына кагыйдә саклап йөриләр дип уйлыйсызмы? Юк шул, җәяүлеләре дә, самокаты да, сәпиде дә ничек тели, шулай йөри. Чабып барган уңайга самокатыннан төшеп тормый, юл аркылы чыгып китә. Шундый бер очракны мин үзем күрдем. Ярый бәхетләренә машина йөртүчеләр игътибарлы булып, вакытында туктап өлгерсә...

ЮХИДИ мәгълүматына кермәгән, бәрелә язып калган, яки аягы-кулы тырналып кына котылган велосипедчылар, самокатчылар да җитәрлек. Шулай ук тротуарда чапканда (кайбер самокатларның тизлеге сәгатенә 60 километрга кадәр җитәргә мөмкин) җәяүлеләрне дә бәрдерәләр. Быел ил буенча самокатларга бәйле аварияләр арткан. Хәтта үлем очрагы да (Әтнә районында) бар. Самокатларга бәйле аварияләр артканнан арта бару, самокатта йөрүчеләр өчен кайбер чикләүләр кертергә этәрә.

Хәзер электр самокатында 16 яшькә кадәрге балалар, спиртлы эчемлек һәм наркотик кулланган кешеләр йөри алмаячак. Бер самокатка ике кеше утыру да тыелачак. Тик тыюлар, штрафлар белән генә безнең халыкны куркытып булмый. Әлегә бу самокат модасы бетеп, тагын башка нәрсә килеп чыкканчы, ыжгырып чабып килгән самокат бәреп екмасын дип як-якка каранып йөрергә генә кала.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X