Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кышкы парк чакыра

Шәһәр паркы кышкы ял вакытын күңелле уздырырга теләүче үсмерләрне, балаларны һәм әти-әниләрен - кыскасы, һәркемне үзенә көтә. Биредә сез 900 метр озынлыктагы тасма-шугалакта (җәйге велосипед юлы), балаларыгыз белән бергәләп, рәхәтләнеп тимераякта шуа аласыз. Үзегезнең тимераяклар белән шуганда нибары 30 сум гына түлисе була. Ә инде тимераякны прокатка алу - 1...

Шәһәр паркы кышкы ял вакытын күңелле уздырырга теләүче үсмерләрне, балаларны һәм әти-әниләрен - кыскасы, һәркемне үзенә көтә.
Биредә сез 900 метр озынлыктагы тасма-шугалакта (җәйге велосипед юлы), балаларыгыз белән бергәләп, рәхәтләнеп тимераякта шуа аласыз. Үзегезнең тимераяклар белән шуганда нибары 30 сум гына түлисе була. Ә инде тимераякны прокатка алу - 1 сәгатькә 100 сум.
Шәһәр паркында 3 чакрым озынлыктагы чаңгы юлы да халыкны көтә. Үз чаңгыгыз булмаса, анысын биредә дә биреп торалар, әлбәттә, бушка түгел: сәгатенә - 120, ике сәгатенә 200 сум түләячәксез. Чаңгыгыз бар икән, бушлай шуасыз.
Ктарк, ягъни «лыжепед» (татарчасы «чаңгыпед» буладыр, мөгаен) дигәнендә йөреп карый аласыз. Ул гадәти тау чаңгысын хәтерләтә. Аермасы: алгы тәгәрмәче урынына чаңгы көй-ләнгән, ә арткысында - махсус чылбырлы механизм. Ктаркта ярты сәгать йөрү - 150 сум.
Шәһәр паркындагы таудан тюбингта шуып төшәргә дә була. Аны бер сәгатькә прокатка алып тору - 120, ә ике сәгатькә алу - 200 сум.
Җомга һәм якшәмбе көннәрендә бу паркта «хаски» токымлы этләр җигелгән чанада шуарга мөмкин. Бер эт җигелгән чанада 200 метр ара узу 9-15 яшьлек балаларга (пассажирларның гомуми авырлыгы - 90 килодан артмаска тиеш) - 280 сумга, ә 8 яшькә кадәрге бала белән бер өлкән кешегә (гомуми авырлык 120 килодан артмау шарт) ике эттә йөрү 350 сумга төшәчәк.
Шәһәр паркы эш көннәрендә көндезге 3тән төнге 10га кадәр эшли, ә ял көннәрендә һәм, шулай ук, Яңа ел бәйрәмендә, балаларның кышкы каникулында иртәнге 10нан кичке 10га кадәр эшләячәк. Киенү-чишенү урынында киемегезне калдырып торган өчен, бер сәгатькә 20 сум түләтәчәкләр. Тимераяк, чаңгы, тюбинглар өчен, акчалата залог (2000 сум) яки документыгызны калдырырга тиеш буласыз.
Игътибар! 24 декабрьдән соң, Кама елгасының Красный Ключтагы яр буенда да нәкъ шундый ук прокат пункты ачылачак. Димәк, кышкы саф һавада тимераякта, чаңгыда, чанада шуарга яртаучы түбәнкамалылар өчен сайлау мөмкинлеге дә артачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев