Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әкияти шәһәрчекне хәтерләтә

Түбән Камада төзекләндерүдән соң балалар автошәһәрчеге ачылды. Максаты – балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. Хәзер исә биредә гаилә белән ял итәргә дә була.

«VELIKI» автошәһәрчеген (яңа исеме шулай языла) ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рөстәм Гарипов, Татарстанның велосипедчылар союзы рәисе Илдус Янышев, Төньяк Американы велосипедта узган  америкалы Карен Ланкеншофер (Казанда яши һәм укыта) һ.б. катнашты. 
Барлык түбәнкамалылар исеменнән Эльвира Долотказина бу зур эшне башкарган төзүчеләргә, дизайнерларга, проект ясаучыларга, укытучыларга һ.б. рәхмәтен белдерде. Хәзер бу урын Голландиянең әкияти шәһәрчеген хәтерләтә: биредә Европа илләре стилендә  йортлар, күпер урнашкан. Чын шәһәрдәгечә урамнар да бар. Шуларның берсе автошәһәрчек белән 15 ел идарә иткән җитәкче Марина Закирова исемен алган. Ә «Үзәк шәһәр мәйданы»ндагы  вокзалда килүчеләрне әкияти поезд көтә.
Киләчәктә автошәһәрчектә самокатларны һәм велосипедларны вакытлыча бирү урыннары булдырылачак. Шулай ук сак пункты, ана һәм бала бүлмәсе ясау планлаштырыла. Бәйрәмнәрне уздыру өчен сәхнә һәм амфитеатр бар. Биредә велосипедта йөрер өчен сукмаклар ясалган. Гомумән, автошәһәрчектә җирле велосипедчылар оешмалары тупланылачак дип исәпләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев