Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кешеләр белән йөзгә-йөз очрашып

Халыкның үз мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән барып зарын түгәр, үзен борчый торган хәлиткеч мәсьәләләр турында сүз кузгатыр урыны буларак, республикабызда инде уналтынчы елын гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырыла. Аны, ил күләмендәге кебек үк, «Единая Россия» үткәрә. Безнең Түбән Камада ул Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм,...

Халыкның үз мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән барып зарын түгәр, үзен борчый торган хәлиткеч мәсьәләләр турында сүз кузгатыр урыны буларак, республикабызда инде уналтынчы елын гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырыла. Аны, ил күләмендәге кебек үк, «Единая Россия» үткәрә. Безнең Түбән Камада ул Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм, шулай ук, башка урыннарда, районыбыз авыл җирлекләрендә (ул хакта халыкка «Туган як»та алдан хәбәр итеп бара) оештырыла.
- Быел минем «Өлешемә тигән көмешем» дигән шигырьләр җыентыгым чыкты. Ул китапны чыгаруда ярдәм сорап, «Единая Россия» фракциясеннән Татарстан дәүләт советында депутат Разил Вәлиев Түбән Камада үз сайлаучыларын кабул иткән көн җиткәнен көтеп кенә тордым да, бар кыюлыгымны җыеп, депутат янына бардым. Разил Исмәгыйлевич минем үтенечне игътибар белән тыңлады... Нәтиҗәдә, гомерем буе хыялланган теләгем тормышка ашты - китабым Казандагы нәшриятта басылып чыкты. Моның өчен мин, Разил Вәлиевкә чиксез рәхмәт-ле, - ди 27нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәйнә Ситдыйкова. - «Единая Россия»нең һәм бу фракция депутатларының сүзләре эштән аерылмавын мин бик яхшы беләм.
Рәйнә ханым кебек, депутат Вәлиевнең халыкны бердәм кабул иткәнен көтүчеләр аз түгел. Әле шушы елда гына да егерме дүрт кеше «Единая Россия» фракциясенең Татарстан дәүләт советындагы депутаты Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән. Алар-ның кайберләрен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләр борчый. Икенче берәүләрне юлларның торышы хафага салган.
Бу урында Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Шиһаповның фикерен китерү дә урынлы булыр:
- Татарстан дәүләт советы депутаты Разил әфәнде халыкны кабул итү өчен Түбән Камага яки Кама Аланына кайткан саен очрашып, хәл итәсе мәсьәләләр хакында киңәшләшеп торабыз. Борынгылар бит киңәшле эш таркалмас дип, бик тә белеп әйткәннәр. Җирле телевидение тапшырулары вакыты соң булуы хакында да депутатка җиткергән идек. Шөкер, бергәләп тотынгач, ул мәсьәлә хәзерге вакытта уңай якка хәл ителде... Гомумән, мин үзем, депутатларның һәм җитәкчеләрнең Рос-сиякүләм бердәм кабул итү көннәре бик тә вакытлы һәм кирәкле чара дип саныйм. Хакимиятнең халык белән турыдан-туры аралашуы, бүгенге көндә халыкны борчый торган хәлиткеч мәсьәләләрне гади кешеләрнең үз авызларыннан ишетүләре бик тә мөһим. Ник дигәндә, бу хакимияткә халык тормышын яхшырту өчен тиешле чаралар күрү мөмкинлеге дә бирә. Шунсыз җәмгыятебез, илебез алга китә алмас иде.
Разил Вәлиев әле шәһәр белән беррәттән, Кама Аланы поселогында да халыкны кабул итә. Сайлаучылар аның янына үзләрен борчый торган шәхси мәсьәләләр белән дә баралар.
Шәһәр мэры Айдар Метшин соңгы берничә ел дәвамында ай саен Студентлар урамының 9нчы йортындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны үзе кабул итә. Шул вакыт эчендә аның янына көндәлек тормыштагы проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап, шәһәрдән һәм районыбыз авылларыннан йөзләрчә кеше килгән. А.Метшин халыкны бердәм кабул итү көннәренең берсендә үз янына килгән кешеләр үтенече буенча, район башкарма комитеты белән авыл җирлекләре башлык-
ларына бергәләп, рәсми теркәлмәгән җир учас-токларын һәм йортларны исәпкә алуны дәвам иттерергә кушкан. «Единая Россия» тарафдары Айдар Рәисовичның шушы айдагы бердәм кабул итү көнендә генә дә халык йортларга капиталь ремонт уздыру, такси хезмәтен җайга салу һ.б. мәсьәләләрне күтәргән.
Халыкны бердәм кабул итү көнендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов янына килгән авыл кешеләре исә, аерым алганда, Каенлы, Түбән Уратма һәм Ширәмәт авылларын төзекләндереп тәртипкә китерү, юлларны рәтләү һ.б. мөһим мәсьәләләр хакында сөйләп, аларны хәл итүдә ярдәм сораганнар.
Шулай ук, Татарстан дәүләт советы депутатлары, «Единая Россия» әгъзалары Илсөя Мезикова, Рафис Борһанов, Азат Бикмурзин да Студентлар, Бызов һәм Актүбә сайлау округларында үз сайлаучыларын кабул итеп, аларның шәхси үтенечләрен тыңлыйлар һәм мөмкин кадәр ярдәм итәләр.
Узган ел азагында түбәнкамалыларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның кабул итүен дә әйтик. Премьер-министр янына килгән кешеләр шәһәркүләм мөһим проблемалардан булган яңа микрорайоннарда мәктәп төзү, балаларны санаторийларда дәвалау мөмкинлеге, авыл җирлекләрендә юл салу һ.б. мәсьәләләрдә рес-публика җитәкчелегенең ярдәменә өметләнүләрен җиткергәннәр.
Бердәм кабул итү көннәрендә «Единая Россия» депутатларына мөрәҗәгать итү җае булма-
ган кешеләр өчен «Халык контроле» проекты эшли. Республика дәүләт хезмәтенең рәсми порталындагы махсус мәгълүмат системасында һәркем үзен борчыган мәсьәләне күтәрә ала. Ул мәсьәләне властьтагыларның ничек хәл итүен онлайн-режимда күзәтеп-карап бара да ала. Бу система эшли башлаганнан алып узган дүрт ел эчендә сайтка 78 мең мөрәҗәгать кергән, 61 меңгә якыны хәл ителгән.
Кыскасы, шәһәребез, районыбыз һәм, гомумән, республикабызда яшәүче һәркем депутатларга, министрга яки Президентка мөрәҗәгать итә ала, әлбәттә, мөмкин булганда һәркасыйсына ярдәм итәргә тырышачаклар...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев