Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кем булуы ачыкланган

Ике көн дәвамында Түбән Каманың Төзүчеләр урамындагы поликлиника фойесында билгесез бер егет яши. Аның акчасы да, документлары да булмый. Ул әнисе янына барырга яр-дәм итүләрен сорый. Имеш, Рязань өл-кәсендә яшәүче әнисе янына барырга чыккан һәм адашкан. Әңгәмә барышында бу хәлнең бөтен нечкәлекләре дә ачыклана һәм берьюлы берничә хезмәт - миграция,...

Ике көн дәвамында Түбән Каманың Төзүчеләр урамындагы поликлиника фойесында билгесез бер егет яши. Аның акчасы да, документлары да булмый. Ул әнисе янына барырга яр-дәм итүләрен сорый. Имеш, Рязань өл-кәсендә яшәүче әнисе янына барырга чыккан һәм адашкан.
Әңгәмә барышында бу хәлнең бөтен нечкәлекләре дә ачыклана һәм берьюлы берничә хезмәт - миграция, полиция, ашыгыч ярдәм вәкилләрен чакыртырга туры килә.
Егет сорауларга бик анык җавап биргән: исеме - Георгий Акопян, 28 яшьлек әрмән кешесе икән. Үзе бер дә йортсыз-җирсез булганга охшамаган: һава торышына туры килмәсә дә, киемнәре яхшы. Бары тик акчасы һәм документлары гына юк.
Миграция хезмәте вәкилләрен көткән арада, Георгий аңын югалта һәм аны носилкалар белән неврология бүлегенә китерергә туры килә. Егет ачлыктан аңын югалткан дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Тиздән миграция хезмәткәрләре аның кем булуын ачыклыйлар. Чыннан да, егетнең Россия территориясендә законлы яшәвен әйтәләр. Хәтта, әтисен дә эзләп табалар. Тик ул Әрмәнстанда түгел Түбән Новгородта яши икән. Аның сүзләреннән аңлашылганча, уллары бик үк сәламәт булмаган.
Кичен Георгийны өенә - әтисе янына кайтарып җибәрәләр. Аңа билет сатып алырга Түбән Камадагы әрмәннәр җәмгыяте ярдәм иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X