Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Күчтәнәч»ле буласызмы?

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге быел май аенда, НТР белән берлектә, «Күчтәнәч» проектына старт биргән иде. Аның максаты - татар милли сәнгате белән кызыксынучы, сәхнәдә чыгыш ясарга теләүче сәләтле яшьләрне эзләү. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, үзләрен төрле иҗади номинацияләрдә (вокал, хореография, музыка коралларында уйнау) аеруча сәләтле итеп күрсәткән 23...

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге быел май аенда, НТР белән берлектә, «Күчтәнәч» проектына старт биргән иде. Аның максаты - татар милли сәнгате белән кызыксынучы, сәхнәдә чыгыш ясарга теләүче сәләтле яшьләрне эзләү.
Беренче тур нәтиҗәләре буенча, үзләрен төрле иҗади номинацияләрдә (вокал, хореография, музыка коралларында уйнау) аеруча сәләтле итеп күрсәткән 23 башкаручыны сайлап алганнар. Икенче турны, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе ярдәмендә, июль аенда җәйге сәла-мәтләндерү лагерьларында үткәрәләр.
Беренче һәм икенче турлар «иләге» аша уза алган катнашучылар сентябрь аенда шәһәребез юбилеена багышлап үткәрәләчәк концертта чыгыш ясау хокукына ия була. Алдан алар өчен мастер-класслар оештырылачак.
Әгәр сезгә 16дан 24 яшькә кадәр булса һәм «Күчтәнәч» проектында катнашырга теләсәгез, Вәсилә Исмәгыйлевага мөрәҗәгать итә аласыз, аның телефоны 8-950-310-87-31.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X