Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

"Кама таңнарына" - 50

Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Мөхәммәд Шәйхи, Хатыйп Касыймов, Фәтхулла Абдуллин - Түбән Кама тарихына үз эзләрен калдырган танылган шәхесләр. Моннан илле ел элек алар яңа гына төзелә башлаган шәһәрдә мәдәният учагын кабызалар. Түбән Камада «Ленин нурлары» газетасы каршында әдәбият түгәрәге эшли башлый. Соңрак ул әдәби берләшмә буларак оешып, шәһәрнең мәдәни...

Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Мөхәммәд Шәйхи, Хатыйп Касыймов, Фәтхулла Абдуллин - Түбән Кама тарихына үз эзләрен калдырган танылган шәхесләр. Моннан илле ел элек алар яңа гына төзелә башлаган шәһәрдә мәдәният учагын кабызалар. Түбән Камада «Ленин нурлары» газетасы каршында әдәбият түгәрәге эшли башлый. Соңрак ул әдәби берләшмә буларак оешып, шәһәрнең мәдәни тормышына сизелерлек өлеш кертә. Шул дәвердән бирле ниләр эшләнгән, алда нинди планнар?

Табиблар, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр - "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенә йөрүче төрле һөнәр ияләрен иҗатка мәхәббәт берләштерә. Пьесалары - сәхнәдә уйнала, шигырьләре - җырларда җырланыла.

Әдәби берләшмә оешуга ярты гасыр үтеп тә киткән. 50 ел эчендә "Кама таңнары"нда 200дән артык автор каләм тибрәткән. Шулар арасыннан 24 каләм әһеле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкән. 200дән артык китап нәшер ителгән.

Бүген «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә утызга якын иҗат әһеле. Шулар арасыннан Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Хөсәен Ягъфәр, Фәрит Имамовлар Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Әдәби берләшмәнең 50 еллыгын каләм әһелләре зурлап үткәрергә уйлыйлар. Планлаштырылган чараларның берсе - "Сүздән - энҗеләр тезеп" проекты. Аны яшь буын белән берлектә оештырыга ниятлиләр.

Түбән Кама укучылары белән очрашуларны гыйнвар аеннан башларга планлаштыралар. Юбилей чараларына килгәндә, язучылар Казандагы Тукай клубына да сәяхәт кылырга уйлыйлар. Максатлары - киң җәмәгатьчелеккә яңа әсәрләрен тәкъдим итеп, башкалада яшәүче иҗатташлары белән очрашу.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Кама таңнарына" - 50

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X