Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыклар дуслыгы йорты грант отты

«ЛУКОЙЛ» ачык акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе призына Халыклар дуслыгы йорты директоры Вәсил Хафизов лаек булды. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанның «Пирамида» үзәгендә үтте. Ә аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясенең вице-президенты Равил Мәганов тәбрик итте. Грантның күләме әлегә билгеле түгел. Шуңа да карамастан, аны милли биюләрне...

«ЛУКОЙЛ» ачык акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе призына Халыклар дуслыгы йорты директоры Вәсил Хафизов лаек булды. Җиңүчеләрне котлау тантанасы Казанның «Пирамида» үзәгендә үтте. Ә аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясенең вице-президенты Равил Мәганов тәбрик итте.

Грантның күләме әлегә билгеле түгел.
Шуңа да карамастан, аны милли биюләрне саклап калу юнәлешендә тоту турында карар кабул ителгән. Вәсил Хафизов: «Ул акчага хореография залы ремонтланачак», - ди. «Бию барлык милләтләрне дә берләштерә ала», - дип куәтли аның сүзен Татарстан халыклары Ассамблеясының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, һәм агымдагы елда Халыклар дуслыгы йортында 150гә якын төрле чаралар оештырылуын әйтә.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик: бу коллективның беренче уңышы гына түгел. Узган ел, мәсәлән, 100 мең сум күләмендә грант откан иделәр. Ул «Кичке уеннар» дип аталган татар халык традициясен яңарту чарасына сарыф ителде: музыка җиһазлары сатып алынды. «Кичке уеннар» айга бер тапкыр, Халыклар дуслыгы йорты фойесында уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X