Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халкыбызның сөекле улын зурлап

Без - бай тарихлы, мәдәниятле, күркәм сыйфатларга ия халык. Халкыбызның горурланырлык уллары һәм кызлары бар. Шуларның берсе - Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, туган авылы Ташлыкта һәм Түбән Кама шәһәрендә бәйрәм тантаналары гөрләде. Газиз туган ягы үзенең авылдашын...

Без - бай тарихлы, мәдәниятле, күркәм сыйфатларга ия халык. Халкыбызның горурланырлык уллары һәм кызлары бар. Шуларның берсе - Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, туган авылы Ташлыкта һәм Түбән Кама шәһәрендә бәйрәм тантаналары гөрләде.
Газиз туган ягы үзенең авылдашын дөньякүләм танылганы өчен түгел, ә халыкчан, милли җанлы ватанпәрвәр булганы өчен үз итә. Туып-үскән авылыннан ничә чакрым ераклыкта яшәсә дә, күңеле белән Разил Вәлиев һәрчак Ташлыкта, якташлары янында. Авылы, туган ягы, тырыш халкы өчен кылган гамәлләре, игелекләре чиксез, алар барыбызның да күз алдында. Туган ягы төзек, бөтен булуы белән аерылып тора.
Балачагыннан ук сайлаган сукмагыннан тайпылмыйча туры баруы, республикабызга тугры хезмәт итүе, халкы, туган ягы, туган телебез өчен берни кызганмавы, халыклар дуслыгын ныгытуы, яшәешенең төп асылы - халыкчан булуындадыр, мөгаен. Шуңа да ул - халык шагыйре, халык депутаты...
Бәйрәмгә кайткач та, туган авылы Ташлыкны гомер юлдашы Алия Мидхәт кызы белән парлашып акбүз атта җилдертеп әйләнеп чыгуга ук, кайткан кунаклар белән янә бер кат барлады. Мәчет, китапханә, чишмә, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы - һәммәсе дә хөрмәтле якташыбызның ярдәме белән сафка баскан. Тырыш хезмәтеңнең җимешен күрү, әлбәттә, күңелгә якын. Ә авылдашлар тарафыннан югары бәяләнү - үзе зур бәхет. Ра-зил Вәлиев яшәгән урамга үз исемен бирү ташлыклыларның күптәнге хыялы иде. Халык үтенечен тормышка ашырып, Шәңгәлче авыл җирлеге советы шундый карар кабул иткән. Бу хакта, хөрмәтле якташыбызны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, сәхнәдән игълан итү мизгелләре матур күренеш кенә түгел, тарихи вакыйга иде. Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар: Түбән Каманың мактаулы гражданы академик Азат Зыятдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, каләмдәшләре Вахит Имамов һәм Илфак Ибраһимов, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр конкурсларын оештыручы Рифат Фәттахов, танылган җырчылар, туганнар һәм авылдашлар бердәй аягүрә алкышларга күмде, Ташлыкның сөекле улын зурлады.
Шәһәр халкы да, авылдашлары кебек үк, хөрмәт итә Разил Исмәгыйль улын. Моңа без Түбән Каманың Халык Иҗаты йортында үткәрелгән «Мең рәхмәтле бүген язмышыма» дип исемләнгән «Җидегән чишмә» кичәсендә тагын бер мәртәбә инандык. Күренекле якташыбызның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә матур бер җырдай узды да китте. Шыгрым тулы залда утыручылар барысы да якташ әдипнең иҗатына, тырыш хезмәтенә гашыйк, мөкиббән иде. Гармунчылар көй сузса, яшь егетләр һәм кызлар Р.Вәлиевның тормыш юлын сәхнәләштереп, театр куйдылар... Башкалабыздан килгән сәхнә осталары: Венера Ганиева, Алмаз Хәмзин, Рамил Миндияр, Рафаэль Сәхәбиев, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һ.б. Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдән алып олпат язучыларга кадәр - барысы да күренекле шәхесне тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелде...
Үзебез дә бу шатлыклы көнне алдан ук әзерләнеп көтеп алдык. Хөрмәтле якташыбызны зурлап, тагы да олылап - генерал папахасы, ә хатыны Алия ханымга калфак кидердек.
Кичәнең исеме дә җисемендә чагыла, хәтта тәңгәл килә, минемчә. Ул язмышына рәхмәтле булса, без тирәбездә шундый шәхес булуына мең рәхмәтле! Чөнки, Разил Исмәгыйль улының үткәне дә, бүгенге көне дә - һәммәбезгә үрнәк! Ул - халкыбызның сөекле улы. Без аның һәрвакытта да олы йөрәкле, милли җанлы, кыю фикерле булып калуын телибез.
Форсаттан файдаланып, Түбән Кама һәм Ташлык авылы халкына зур бәйрәм оештыруда ярдәм күрсәткән барлык җитәкчеләргә, беренче чиратта муниципаль район башлыгы Айдар Метшинга, шулай ук, эшмәкәрләргә, якташларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Һәрвакыт шулай бердәм булыйк. Изге ниятләребез, кылган яхшылыкларыбыз үзебезгә дә шатлык-сөенеч китерсен!
Рөстәм ГАНИЕВ,
Бөтендөнья татар конгрессының
Түбән Кама бүлеге рәисе,
шәһәр Советы
депутаты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X