Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Горурлыгым – Түбән Кама

Түбән Кама шәһәрендә тырышлыгы белән дан казанган кешеләр бик күп. Шулар арасында безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гариф кызы Лотфуллинаны да бар. Ул соңгы биш елда гына да төрле дәрәҗәдәге өч грантка ия булган. «Укытучы-мастер» номинациясендә катнашып, якташыбыз, балалар шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның шигырьләренә нигезләнеп, «Трамвайда Түбән Камага шигъри...

Түбән Кама шәһәрендә тырышлыгы белән дан казанган кешеләр бик күп. Шулар арасында безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гариф кызы Лотфуллинаны да бар. Ул соңгы биш елда гына да төрле дәрәҗәдәге өч грантка ия булган.
«Укытучы-мастер» номинациясендә катнашып, якташыбыз, балалар шагыйрәсе Рәмзия Вәлиеваның шигырьләренә нигезләнеп, «Трамвайда Түбән Камага шигъри сәяхәт» дип аталган проект әзерләнде. Проектның беренче өлешендә трамвай белән экскурсиягә чыктык. Сәяхәт барышында, гармунмоңнары астында өлкәннәргә шигырьләр укыдык. Проектның икенче өлешендә «Түбән Кама», Кызлар-йолдызлар», «Алмалар» командасына бүленеп эшләдек.
Укытучыбыз ярдәмендә шигырьләрне анализларга, тәрҗемә итәргә, сән-гатьле итеп сөйләргә, фотолардан коллаж, видеомонтаж ясарга өйрәндек. Эш вакытында шәһәрдәге истәлекле урыннарда булдык, автор белән очраштык, бер-беребез белән дуслаштык.
Шулай итеп, шәһәребез юбилеена багышланган видеоролик эшләнеп бетте. 30 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә киң җәмәгатьчелеккә аны тәкъдим итү кичәсе булды. Китапханәдә шәһәр электр транспорты генераль директоры урынбасары Азат Хәбибуллин, шәһәребез язучылары, мәдәният музее директоры, укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм укучылар катнашты. Видеоролик аларга бик ошады.
Проектта шәһәребез композиторлары Илһам Хисмәтуллин һәм Искәндәр Вәлиев башкаруында Рәмзия Вәлиева сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Без - укучылар авторның шигырьләрен сөйләдек. Кичәне алып баручы Әнфисә апа Фәйзетдинова мөлаемлыгы, кешеләр белән ягымлы аралашуы белән безне сокландырды.
Язучылар мондый видеороликның «Кама таңнары» тарихында әле беренче булуын билгеләп үттеләр. Чакырылган кунаклар мәктәп белән хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга әзерлекләрен белдерделәр.
Ралина ХИСАМИЕВА, 10нчы мәктәпнең
8б классы укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев