Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Эшчәнлегебездә яңалыклар шактый

Шәһәр һәм авылларның тарихы булган кебек, яшьләр шәһәре – Түбән Каманың мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларның да ветеран оешмасының үз тарихы бар. Түбән Кама муниципаль районы җәмәгать оешмасы «Мәгариф өлкәсендә ветераннар советы» ның тууына быел 30 ел тула.

РСФСРның атказанган укытучысы (ул вакытта шәһәребезнең мәгариф идарәсе җитәкчесе) Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин һәм легендар мәгариф хезмәткәрләре  Зәки  Гали улы Нуретдинов, Әнвәр Сәхәбетдин улы 1991нче елда мәгариф ветераннары оеш-масына нигез салдылар. Ул вакытта шәһәребездә 408 хезмәт ветераны санала иде. 
Бүгенге көндә мәгариф ветераннары оешмасында 2979 кеше, аларның 245е – ирләр, 2734-е – хатын-кызлар. Шуларның 999ы әле эшләүчеләр, 1980 кеше – лаеклы ялдагылар. 90 яшьтән 100 яшькә кадәргеләр – 28. 
Түбән Уратма мәктәбе ветераны Әкълимә Бари кызы Бариевага 13 октябрьдә 100 яшь тула.
2019 елның 7 нче октябреннән ветераннар Советы белән РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстанның мактаулы укытучысы, Бөтенроссия бәйгесендә иң яхшы директор исемен яулаган күпкырлы белемле Равис Шакиров җитәкчелек итә. Ул сайлангач, өлкәннәр белән эш яңа сулыш, яңарыш кичерә башлады: президиум, җитәкче урынбасарлары вазый-фаларын башкаручылар бөтен яктан иң күренекле, сәләтле һәм тырыш ветеран-нар сайланды. Урыннардагы ветераннар Советының эш стилен өйрәнү һәм аларга ярдәм итү йөзеннән өч төркем төзелеп,  конкурс игълан ител-де. Чираттагы утырышта нәтиҗә ясалды - барлык оешмаларда ветераннар Советына аерым бүлмәләр билгеләнде, ветераннар Советы профсоюз һәм мәктәп дирекциясе бе-лән килешүләр төзеп эшли башладылар.
 Беренче мәртәбә шәһәр күләмендәге ветераннар Советы үзенең гербын, гимнын булдырды, һәр ветеранга таныклык, күкрәк билгесе тапшырылды. Бу чаралар ветераннарның эшкә дәртен, җаваплылыгын арттырды. Алар балалар һәм бигрәк тә яшь укытучылар арасында зур авторитетка ия. Алар арасында танылган һәм җәмәгать эчендә актив катнашучы  Марс  Егоров, Рушания Габбасова, Татьяна Уразаева, Илгиз Гани-ев, Климентий Кузьмин һ.б. бар. 
Башкарган эшләргә һәм ал-да торган бурычларга кыскача тукталып үтәм. Урыннарда күчмә утырышлар уздыру ветераннар Советының эш сти-ленә әверелде. Күптән түгел ветераннар Советының күчмә утырышы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп һәм техникум директорлары, аларның урынбасарлары  һәм ветераннар Советы әгъ-залары белән  2 нче татар гим-назиясендә, 9 нчы, 10 нчы мәктәпләрдә, Шәңгәлче һәм Зур Афанас мәктәпләрендә зур хәзерлек белән уздырылды. Беренче тапкыр шәһәр күләмендә ветераннар оешмалары арасында конкурс оештырылып, мәгариф ветераннары оешмасы өченче урынны яулап, акчалата бүләккә лаек булды. Шулай ук Шәңгәлче һәм Зур Афанас мәктәпләренең  ветераннар оешмасы мактауга һәм бүләккә лаек булды. Мәгариф ветераннары Советы, шәһәр ветераннар Советы (җитәкчесе – Л.Китанов) белән тыгыз элемтәдә тора. РФ һәм ТР юбилей даталарына багышланган күп конкурслар-да катнашып, мәгариф вете-раннары призлы урыннар-ны яуладылар: «Яңгырасын җыр безнең киңлекләрдә» конкурсының (милли телләр-не саклау, үстерү, дуслык һәм шәһәребезнең 55 еллык юбилеена багышланган) беренче этабы 9 нчы мәктәптә, икенче этабы Кызыл Чишмә «Мирас» мәдәният йортында булып, безнең биш ветеран диплом алуга иреште. 
Беренче мәктәптә (2020 елның 21 гыйнвары) берничә буын ветераннары, сугыш елы балалары, актив комсомолец-лар катнашында «Минем ком-сомол яшьлегем» (Юность комсомольская моя») кичәсе бул-ды. Мәгариф музеенда бик күп һәм файдалы очрашулар узды. Җиңүнең 76 еллыгына багышланган сафта атлап җырлау кичәсендә безнең ветераннар һәрвакыт жюри әгъ-залары булып катнаша. 
Халыклар дуслыгы йортында, Тукай китапханәсендә уздырыла торган барлык чараларда ветераннар советы һәм президиум әгъзалары зур активлык күрсәтәләр. 
Ветеран укытучылар, олы яшьтә һәм лаеклы ялда булуларына карамастан, үзләренең вакытларын, көчләрен кыз-ганмыйлар, белемнәрен һәм сәләтләрен җигеп, яшь буын-ны тәрбияләүдә , буыннар чылбырына үзләренең эш тәҗ-рибәләрен калдырырга тырышалар. Аларның шактые сугыш чоры балалары.
Ветераннар Советы ветеран укытучыларның, мәгариф хезмәткәрләренең олы яшьтә булуларын истән чыгармыйча, мораль яктан аларга һәрвакыт ярдәм  итәргә, аларның хезмәтенә зур бәя биреп хөр-мәткә лаеклы шәхесләр дип саный, аларның күңелләрен күрергә тырыша. Аларның туган көннәрен, зур юбилейларын билгеләп үтә, тәбрикләүләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыралар. Өлкәннәрнең кайберләре каты авыру, урында ятучыларга мәгариф идарәсенең финанс белән ярдәме оештырылса яхшы булыр иде. Аның өчен бюджетта өлеш чы-гарырга кирәк дип саныйбыз. 
Шәһәребезнең 55 еллык юбилеен каршылаганда һәм уздырганда (мәгариф вете-раннары беренче төзүчеләр белән беррәтән, шәһәребездә балаларга белем бирү, тәрбия эшләре буенча беренчеләрдән булдылар) Мәгариф ветераннары читтә калмас дип ыша-набыз. Алар хөрмәткә лаек ке-шеләр.  Аларга сәламәтлек,  иминлек, гомер көзендә кайгы-хәсрәт күрмичә, яшьләргә һәр-вакыт үрнәк булып, шатлык, горурлык хисләре  белән тор-мыштан канәгать булып яшәүләрен телик. Алар хәзер дә элек-кечә, һәрвакыттагыча алдан баралар.
Ветераннар советының чираттагы утырышы Мәгариф музеенда 24 нче августта узды. Анда Совет җитәкчесе Равис Шакиров узган ел һәм быел эшләгән эшләргә йомгак ясады,  алда торган бурычлар һәм  мак-сатлар кабул ителде. 
Р.Шакировның әлеге утырышта һәм 25 нче август көнне Кадетлар мәктәбендә ди-ректорлар алдында ясаган чыгышы, тезисы төзәтмәләр белән кабул ителде. Мәктәп директорлары Совет эшен хупладылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев