Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Дуслык белән көчле без

Узган атнада 29нчы мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Анда дәрәҗәле кунаклар һәм шәһәребезнең милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләрен чакырып, бик яхшы әзерләнгән иделәр. Бәйрәмне кереш сүз белән мәктәп директоры Равис Шакиров ачты. Аннан соң килгән кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында республикабызның танылган балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты...

Узган атнада 29нчы мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Анда дәрәҗәле кунаклар һәм шәһәребезнең милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләрен чакырып, бик яхшы әзерләнгән иделәр.
Бәйрәмне кереш сүз белән мәктәп директоры Равис Шакиров ачты. Аннан соң килгән кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында республикабызның танылган балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Йолдыз Шәрәпова да бар иде. Шулай ук, Татарстан дәүләт советы депутаты Илсөя Мезикова, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты Рөстәм Ганиев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов һ.б. җитәкчеләр (барысын да исемнәре белән санап тормыйм, телгә алынмаганнары гафу итсеннәр), Түбән Кама аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары да килгән.
Бу бәйрәмдә шәһә-ребездәге милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләренең сәхнәдәге чыгышларын рәхәтләнеп карадык. Татар, керәшен, башкорт, чуваш, таҗик, әзербайҗан, үзбәк, әрмән, украин, рус һәм немец җәмгыятьләренең үзешчән артистлары үзләренең халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Кунакчыл хуҗалар -
29нчы мәктәп коллективы да яхшы концерт номерлары әзерләгән.
Фойеда төрле милләт вәкилләренең кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде, анысы да һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Бу бәйрәмдә катнашкан һәркемнең күңелен, мөгаен, бер уй биләгәндер: ярый әле, төрле милләт вәкилләре дус, тату булган республикада яшибез. Киләчәктә дә шулай дусларча аралашырга, бер-беребезне үзебезнең халык иҗаты үрнәкләре белән куандырырга язсын.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН,
«Туган як»ның штаттан тыш хәбәрчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X