Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чикләүләр бетте, ә саклану барыбер мөһим

Чикләүләр режимыннан чыгу буенча чаралар күрелә башлады. Беренче чиратта, 1 апрельдән гамәлгә кертелгән SMS-пропусклар сервисы эшен туктатты.

Ачылдылар

Россия Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә, шулай ук гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итү чараларына багышланган киңәшмәдә шул хакта җиткерде. Ул һәр төбәкнең чикләүләр режимыннан чыгуның үз планы булдыру мөһимлегенә басым ясады. Татарстанга килгәндә, өйдә утырып эшләүчеләр бу атнадан эшкә чыктылар. Балалар бакчалары шартлы режимда эшли башлады, укучылар саны 20дән артмаган азкомплектлы мәктәпләр дә ачылды. 12 майдан поликлиникаларда балаларга медицина тикшерүе уздырыла һәм прививка ясала.
Зур булмаган (мәйданы 400 квадрат метр тәшкил иткән) кием-салым һәм аяк киеме, көнкүреш техникасы кибетләре, автомобиль, шулай ук матурлык салоннары, төзекләндерү остаханәләре һ.б. хезмәт күрсәтү предприятиеләре эшләрен башлап җибәрде. Шул ук вакытта шәхси гигиена турында онытмау мөһим: кулларны антисептик белән эшкәртергә, тән температурасын үлчәргә, бүлмәләрне җилләтергә, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ара сакланырга тиеш. ЗАГС идарәсендә исә язылышу мөмкинлеге тудырылды, әмма кунаклар саны 10 кешедән артмаска тиеш.

Монысы – мәҗбүри

РФның башка төбәкләреннән кайткан кешеләр дә, алар белән бер фатирда яшәүчеләр дә 14 көн дәвамында үзизоляция режимын сакларга тиеш. Чит илдән кайтучыларга обсервация урыныннан чыгып китү тыела.
Эштә, сәүдә урыннарында, транспортта маска һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри! Такси машинасына ике пассажир (балаларны санамыйча) гына утыра ала.
65 яшьтән өлкәнрәк түбәнкамалыларга, хроник авырулары булганнарга әлегә беркая чакмаска киңәш ителә. Кирәк чакта, ярдәмгә үзиреклеләр килә ала.

Әлегә тыела

Әлегә балалар, уен, спорт мәйданчыкларында, ишегалларында җыелу ярамый. Урамда йөргәндә дә, башкалардан читтәрәк булырга киңәш ителә.
Инвалидлар өчен тернәкләндерү, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, күңел ачу һәм спорт комплекслары, кафе һәм ашханәләр (ризыкны тарату хезмәте күрсәткәннәрдән кала), кальян тарту урыннары, кинотеатрлар, сәүдә үзәкләре (эчендә кибет һәм даруханә урнашканнардан кала), мунчалар, сауналар, дини үзәкләр ябык килеш кала. Шулай ук кунакханәләрдә, балалар лагерьларында, санаторийда кабул итү тыела.

Ярдәм күрсәтеләчәк

«Бизнес Онлайн» газетасы мәгълүматы буенча, 15 апрельдән 15 июльгә кадәр социаль хезмәткәрләргә федераль түләүләр күчереләчәк. 3-7 яшьлек балалары булган азкеремле гаиләләрне дә читтә калдырмаячаклар. 3 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга да ярдәм итәчәкләр. Кешеләрне эш белән тәэмин итү буенча яңа программалар кертелә, үзмәшгульләргә 2019 елда түләнгән салымнарын кире кайтарачаклар икән. Коронавируслылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр күчереләчәк.

Түбән Кама күптармаклы үзәк район хастаханәсендә тән температурасын тикшерәләр / фото http://ncrmb.su/ сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X