Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бишектән башлап өйрәтсәң генә...

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары яңа проектны гамәлгә ашыралар. Максат - мәктәп укучыларында татар теленә, сәнгатенә кызыксыну һәм татар спектакльләрен карау теләге уяту. 22нче гимназиянең актлар залы башлангыч класс укучылары белән тулган. «Әни! Әнием!» - дип кат-кат кабатлата балаларга Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының баш...

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары яңа проектны гамәлгә ашыралар. Максат - мәктәп укучыларында татар теленә, сәнгатенә кызыксыну һәм татар спектакльләрен карау теләге уяту.
22нче гимназиянең актлар залы башлангыч класс укучылары белән тулган. «Әни! Әнием!» - дип кат-кат кабатлата балаларга Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев. Чыннан да, нинди матур, назлы, һәр татар баласына таныш һәм якын сүз. Туган телдә әйтелә торганы. Әмма, аның урынына «мама» дип эндәшү гадәткә әйләнеп бара.
Рөстәм Галиев әйтүенчә, милли театрлар балалар өчен татар телендә спектакльләр күрсәтүдән туктады диярлек.
-Татар дөньясында 13 татар театры исәпләнә. Барысының репертуарда балалар өчен рус телендә спектакльләр дә бар. Туфан Миңнуллин исемендәге драма театры исә - милли театр, - дигән фикердә Рөстәм Галиев.
Шул нисбәттән «Бишек» проекты дөнья күрде. Аның кысаларында Түбән Каманың танылган театры мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә балаларны татар дөньясына алып керә: әдәби әсәрләр, җырлар белән таныштыра. Мисал өчен, театр артисткасы Гүзәл Шәмәрданова «Анам кыры» спектакленнән өзек күрсәтә. Тамашачылар ничек кабул итәр?..
- «Анам кыры» шикелле җитди әсәрне балалар өчен уйнау кыен булыр дип борчылган идем, тын да алмыйча карап тордылар, - дип хисләре белән уртаклашты ул.
Театрның баш режиссеры укучыларга «бишек», «бишек җыры» төшенчәләрен аңлата - аларны татарча сөйләштерергә тырыша. Кечкенә тамашачылар татар телен беләләр: шигырь дә сөйлиләр, җырлыйлар да.
Бу проект юкка гына «Бишек» дип аталмаган икән. Әлеге кыска, гади сүз татар халкы өчен тирән мәгънәгә ия дип саный Рөстәм Галиев.
- «Бишек» сүзе кечкенә мәгънәне генә аңлатмый - ул, зурая-зурая, төбәккә, илгә, җәмгыятькә әйләнә. Адәм баласы үскән саен, аның тирә-юне, туган ягы, туган төбәге - шул бишеккә тиңләшә, - дип аңлатты ул.
Сүз уңаеннан, 22нче гимназиядә еш кына татар телендә төрле күңел ачу чаралары уздырыла. Шуңа күрә, милли тәрбиянең асылын бик яхшы аңлыйлар биредә. Директорның милли мәгариф буенча урынбасары Нурия Шәрипова әйтүенчә, уку йортында татар класслары да бар икән.
«Бишек» проекты алга таба да дәвам итәчәк. Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрының максаты - шәһәр мәктәпләрендә укучы һәр балага татар тамашасын күрсәтү, аның рухын тоя белергә өйрәтү.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X