Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беренче төзүчегә – мактаулы исем

8нче кварталда яшәүче Валентин Лукшинга Түбән Каманың Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырдылар. Валентин Васильевич Кама арьягы энергетикасы үсешенең башлангычында торган шәхес. Валентин Лукшин шәһәребезгә 1964 елда килә. Түбән Кама электр челтәре нәкъ менә аның җитәкчелегендә төзелгән - югары көчәнешле электр үткәргеч чыбыклар сузылган, трансформатор подстанцияләре куелган. Мондый эшләрне безнең территориядә генә...

8нче кварталда яшәүче Валентин Лукшинга Түбән Каманың Мактаулы гражданины таныклыгы тапшырдылар. Валентин Васильевич Кама арьягы энергетикасы үсешенең башлангычында торган шәхес.
Валентин Лукшин шәһәребезгә 1964 елда килә. Түбән Кама электр челтәре нәкъ менә аның җитәкчелегендә төзелгән - югары көчәнешле электр үткәргеч чыбыклар сузылган, трансформатор подстанцияләре куелган. Мондый эшләрне безнең территориядә генә түгел, күрше районнарда да башкарганнар.
1974 елдан ул Түбән Камадагы химия комбинатын, шин заводын һәм төзелеш индустриясе предприятиеләрен электр һәм җылылык белән тәэмин итүче 1нче җылылык-электр үзәген җитәкли башлый. Ә тагын өч елдан яңа эш урынына - 2нче җылылык-электр үзәгенә килә.
1979-1995 елларда легендар энергетик Түбән Кама шәһәре электр челтәрләре предприятиесен җитәкли. Аның тырышлыгы белән хезмәткәрләренә ике торак йорт, гомуми тулай торак һәм ясле-бакча төзелә. Валентин Лукшин төрле алты чакырылышта шәһәр Советы депутаты булган.
Беренче төзүчегә, Бөек Ватан сугышы ветеранына хәзерге вакытта 89 яшь. Бик өлкән булуына карамастан, яңадан-яңа башлангычлар белән янып яши ул: күптән түгел үзенең нәсел шәҗәрәсен төзеп, китап итеп бастыру өчен типографиягә тапшырган.
Хатыны Нина Лукшина белән алар озын тормыш юлы узганнар. Бергә гомер итә башлауларына да быел 65 ел була икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X