Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беренче булу җиңелме?

Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулды. Әлеге вакыйганы республиканың киң җәмәгатьчелеге зурлап билгеләп узды. Шулай ук Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев та котлады юбилярны. «Элекке елларда...

Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулды.
 
Әлеге вакыйганы республиканың киң җәмәгатьчелеге зурлап билгеләп узды. Шулай ук Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев та котлады юбилярны. «Элекке елларда башкарылган уртак хезмәт һәм соңгы вакыттагы, шул исәптән, безнең уртак мәдәниятебезне һәм тарихыбызны өйрәнүдәге эшләрегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәсем килә», -диде дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Минтимер Шәймиевкә XVII гасыр картографы, голландияле Виллем Блауның борынгы Тартария картасын бүләк итте...
 
Минтимер Шәрип улына оештыру, җитәкчелек сәләте тумыштан би-релгән, күрәсең. Шулай булмаса, 1959 елда, әле яңа гына институтны тә-мамлаган яшь егетне Мөслимдәге ремонтлау-техник станциягә (РТС) инженер, аннан соң баш инженер итеп куйган булырлар идеме икән?! 25 яшендә инде аңа Минзәләдә «Сельхозтехника» районара берләшмәсен җитәкләү ышанып тапшырыла.
 
Дөрес, беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланганчы Минтимер Шәрип улына күп сынаулар узарга туры килә. 1967 елдан-Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары, 1969-1983 елларда-ТАССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы минис-тры; 1983 елда - ТАССР Министрлар Советы рәи-сенең беренче урынбасары; 1983-1985 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре; 1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Советы рәисе, 1989 -1990 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, 1990 елда ТАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Рес-публикабызның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1991 елның 12 июнендә ул Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Бу җаваплы вазифаны Минтимер Шәймиев 2010 елның 25 мартына кадәр үтәп килде.
 
Шул вакыт эчендә Татарстан Россия күләмендә генә түгел, бәлки халыкара мәйданда шактый зур абруй, дәрәҗә казанды. Бүгенге көндә Татарстан, Россиянең кайбер төбәкләреннән аермалы буларак, үз-үзен тәэмин итеп кенә калмыйча, башкаларга да ярдәм итә алырлык республика дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, һичшиксез, монда Минтимер Шәймиевнең дә өлеше зур.
 
Нәкъ менә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең талантлы җитәкче, сәясәтче булуы нәтиҗәсендә республика халыкара мәйданда танылу алды. Ул чакта куелган максатлар аның дәвамчысы булган Президент Рөстәм Миңнеханов командасы тарафыннан бүгенге көндә дә дәвам ителә.
 
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе буларак, аның тәкъдиме белән республикада мәдәни-тарихи һәйкәлләрне торгызу фонды оештырылды. Борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрендә тарихи архитектура һәйкәлләрен торгызу моның ачык мисалы. Әлеге фондның Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча алып барган эшләре турында да әйтү урынлы булыр.
 
Болгар ислам академиясен 2017 елның язында төзеп бетерү күздә тотыла. Әлеге югары уку йорты татар дин гыйлеме мирасы традицияләрен дәвам иттерәчәк һәм илнең әйдәп барган дини-мәгърифәти һәм рухи-агарту үзәге булачак...
 
Ил җитәкчеләре турында сүз барганда без, гадәттә, аларны я сәя-сәтчеләр яки икътисадчылар итеп күз алдына китерәбез. Бәлки бу, чыннан да, шулайдыр. Ләкин Минтимер Шәрип улын сәясәтче итеп кенә күрсәк, аның күпкырлы шәхес икәнен танымау булыр иде. Республика җитәкчесе булган чорда Минтимер Шәрип улы Түбән Камага еш килде.Төзелеш, производство, транспорт, халыкны социаль яклау проблемаларына кагылышлы эшлекле визитлар иде алар.Шул ук вакытта сәясәтне, икътисадны тирән белүе, оста дипломат булуы өстенә, ул сәнгаткә, әдәбиятка, гомумән, кешеләрнең рухи кыйммәтләренә дә битараф түгел. Бу урында Түбән Кама татар драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиевнең аның турында әйткән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. «Аның театр сәнгате белән чын күңелдән кызыксынуына, аны бөтен нечкәлекләренә кадәр белүенә, һәр нәрсәне күңеле аша үткәрүенә мин шаккатам. Ул олы шәхеснең үзен зурга куймыйча, гади итеп аңлаша белүе күпләрне сокландыра», - дигән иде ул.
 
Әйе, беренче булу җиңел түгел. Чөнки ул - әлегә кадәр булмаган юлны салып баручы, башкаларны артыннан ияртүче, димәк, үрнәк күсәтүче дә әле. Кешеләрне үз артыңнан ияртү өчен, «менә минем кебек булыгыз», дип әйтү генә җитми. Үзеңә дә бар яктан үрнәк булырга кирәк. Укымышлы да, акыллы да, алдан күрүче дә, сабыр да, кирәк чакта фикереңне башкаларга мәҗбүриләп такмыйча гына, ышандыра алырга да тиешсең. Минтимер Шәрип улына андый сыйфатлар тумыштан бирелгән, күрәсең. Халык язмышын хәл итү, ил башы булу өчен тормыш тәҗрибәсе, кешеләр белән эшләү осталыгы еллар дәвамында туплана. Моның өчен халкыңның үткәнен онытмаска, бүгенгесе белән яшәргә, киләчәген алдан күрә белергә кирәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев