Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер атуда – ике куян

7-11 ноябрьдә редакциянең үзенә килеп газетага язылучылар өчен махсус конкурс игълан иткән идек. Күрсәтелгән көннәрдә шактый кеше газетага язылып һәм, әлбәттә, бәйгедә катнашып, вәгъдә ителгәнчә, Т.Миңнулин исемендәге Тү- бән Кама татар драма теат-рының 19 ноябрьдә булачак «Гөргери кызын бирә» һәм 26 ноябрьдә булачак «Кызлар кызык итәләр» дигән сектакльләргә билетларга ия...

7-11 ноябрьдә редакциянең үзенә килеп газетага язылучылар өчен махсус конкурс игълан иткән идек.
 
Күрсәтелгән көннәрдә шактый кеше газетага язылып һәм, әлбәттә, бәйгедә катнашып, вәгъдә ителгәнчә, Т.Миңнулин исемендәге Тү-
бән Кама татар драма теат-рының 19 ноябрьдә булачак «Гөргери кызын бирә» һәм 26 ноябрьдә булачак «Кызлар кызык итәләр» дигән сектакльләргә билетларга ия булды. Димәк, 16 язылучыбызга, Халык иҗаты йортының тамаша залындагы иң беренче рәттәге урыннарга утырып, спектакль карау бәхете тәтеде.
 
«Туган як»ка язылган һәм «бәхетле билет»ка да ия булган Әлфия Ибраһимова белән берничә минут кына әңгәмә дә корып алдык. Ул «Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә микробиолог булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда икән.
 
- Газетага үз вакытында язылып, ярты ел буе аны укый алачагыма бер куансам, театрга билет кулыма килеп эләккәч, тагын бер шатландым. Без «Туган як»ның чыга башлаган беренче көннәреннән үк даими язылабыз. Шәһәр һәм район хәбәрләре, кызыклы язмалар белән шушы яраткан газетабыз аша танышып барабыз, - диде Әлфия Габдулла кызы.
 
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Туган як»ның 11ноябрь санында игълан ителгән конкурс нәтиҗәсен 22 ноябрьдә язып чыгарбыз. Мондый акцияләрне һәм бәйгеләрне киләсе атналарда да дәвам итәчәкбез. Язылыгыз һәм конкурста катнашып, бүләк алыгыз!
 
Фотода: театр билетына ия булучыларның берсе - Әлфия Ибраһимова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев