Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бөек шагыйрьне искә алып

Елдагыча, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең 111 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Аңа багышлап күп кенә чаралар да узды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә М.Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә ул язган китаплар, аның турындагы язмалар урын алды. Белемнәрен күрсәттеләр 10 февральдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә мәктәп укучылары өчен Муса Җәлил иҗатына, тормыш...

Елдагыча, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең 111 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Аңа багышлап күп кенә чаралар да узды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә М.Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә ул язган китаплар, аның турындагы язмалар урын алды.
 
Белемнәрен күрсәттеләр
10 февральдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә мәктәп укучылары өчен Муса Җәлил иҗатына, тормыш юлына багышланган «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены үтте. Бәйгедә шәһәрнең 2нче, 6нчы, 8нче мәктәп балалары катнашты. Алар командаларга бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр. Мисал өчен, шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Бу җиңел эш түгел - моның өчен аларга 3 минут кына вакыт бирелде. Малайлар һәм кызлар санаулы минутларда текстны өйрәнергә дә тиеш. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга 6нчы мәктәп укучылары, ягъни «Зирәкләр» командасы ия булды. Алар беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Күңел күзе белән
Начар күрүчеләр һәм сукырлар җәмгыятендә әдәби очрашу-бәйге узды. Аны Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре белән башлап җибәрделәр. Ә менә җәмгыять әгъзалары әсәрләрне аеруча игътибар белән сайлаганнар.
- Шулай да, кызганычларын алмаска тырыштык, чөнки тамашачыларның күпчелеге - бик нечкә күңелле кешеләр, еларга мөмкиннәр. Шуңа күрә сөйләү мөмкинлекләренә, холыкларына карап тәкъдим иттем, - ди китапханәче Рәфидә Хәмәтова.
Яттан сөйләүчеләр, укучылар да булды. Бөтенләй күрмәүчеләр исә Брайль шрифты белән язылган китаплардан укыдылар. Муса Җәлилнең һәр әсәрендәге фикерен җиткерергә тырыштылар.
- Бу очрашу шулкадәр әйбәт узды. Елатты да, сөендерде дә, - дип хисләре белән уртаклаша сукырлар җәмгыяте әгъзасы Мәймүнә Гәрәева. - Бу оешма безнең өчен икенче өебез: без монда очрашабыз, танышабыз, дуслашабыз.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылгач, барлык катнашучылар бәйрәм табыны янына җыелды.
 
Шагыйрь һәйкәле янында
15 февральдә Түбән Камада Муса Җәлил һәйкәле янында митинг узды. Бирегә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, балалар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар килде. Муса Җәлил әсәрләре белән берничә буын тәрбияләнде. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә аның иҗаты хәзер дә өйрәнелә. Бәлки, шуңадыр, митинг сабыйлар чыгышыннан башланды. Аннан мәктәп укучылары дәвам итте. Өлкән яшьтәгеләр бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗатыннан кайбер фактларны искә төшерделәр. «Ачык микрофон» игълан ителгәч, һәркем Муса Җәлил иҗатыннан яраткан әсәрен укый алды. Һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Сүз уңаеннан, биредә очрашулар елына ике мәртәбә уздырыла. Икенчесе, 25 августта - герой-шагыйрь һәм унбер көрәштәше җәзалап үтерелгән көнне үтәчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев