Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балаларга – зур бүләк

Соңгы елларда балалар өчен китап язучылар бик аз. Шундый сирәкләр арасында Нурзия Мирхазова күренекле урын биләп тора. Ул - дистәгә якын китап авторы, Түбән Камада гына түгел респуб-лика күләмендә дә танылган балалар язучысы. Күптән түгел аның «Серле рәссам» («Волшебный художник») дигән өр-яңа китабы чыгу турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек....

Соңгы елларда балалар өчен китап язучылар бик аз. Шундый сирәкләр арасында Нурзия Мирхазова күренекле урын биләп тора.
 
Ул - дистәгә якын китап авторы, Түбән Камада гына түгел респуб-лика күләмендә дә танылган балалар язучысы. Күптән түгел аның «Серле рәссам» («Волшебный художник») дигән өр-яңа китабы чыгу турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек. Язучы үзе редакциягә килеп, «Туган як»ка язылучыларга бүләккә 12 китабын калдырып киткән иде.
 
Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме белән «Идел-Пресс» полиграфия-нәшриятында төсле рәсемнәр белән бик яхшы сыйфатлы кәгазьгә басылган бу китап, балалар өчен чын мәгънәсендә зур бүләк. Анда авторның шигырьләре татар телендә һәм, шулай ук, аларның русча тәрҗемәләре дә бирелгән. Тагын шунысы да бар, шигырьләр, хронологик тәртиптә ягъни ел дәвамында уза торган бәйрәмнәр тәртибе буенча урнаштырылган. Нурзия ханымның үзе әйтмешли, балаларга теге яки бу бәйрәмгә шигырь өйрәнү өчен, менә дигән «шпаргалка».
 
Бу китапны без киләсе атнада килеп язылучыларга бүләк итәргә ниятлибез. Әлеге китапларны алдан килеп язылучыларга бирә барачакбыз. Теләгәннәргә башка китаплар сайлау мөмкинлеге дә бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X