Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар товары начар булса...

Шушы атна башыннан алып, Татарстан белән беррәттән, безнең Түбән Камада да халыкның балалар өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларын кабул итү максатыннан, консультация үзәгенең «кайнар» линиясе эшли. Әлеге мәсьәләдә, ике атна дәвамында телефоннан 42-51-27, 41-54-11, 41-55-50 номерларын җыеп, һәрберегез үзегезне борчыган сорауларны бирә ала. Моннан тыш, начар сыйфатлы балалар...

Шушы атна башыннан алып, Татарстан белән беррәттән, безнең Түбән Камада да халыкның балалар өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларын кабул итү максатыннан, консультация үзәгенең «кайнар» линиясе эшли.
Әлеге мәсьәләдә, ике атна дәвамында телефоннан 42-51-27, 41-54-11, 41-55-50 номерларын җыеп, һәрберегез үзегезне борчыган сорауларны бирә ала.
Моннан тыш, начар сыйфатлы балалар товары сатыла торган сәүдә нокталарында үзегезнең шикаятегезне (жалоба) язма рәвештә калдырырга да була. Шул шикаять нигезендә, «Роспотребнадзор» идарәсенең җирле территориаль бүлеге белгечләре тикшерү уздырачак һәм үз эшенә салкын караучы эшмәкәрләрне җәзага тартачаклар.
Шәһәр халкыннан гаризалар түбәндәге адреста кабул ителә: Актүбә урамы, 18нче йорт, 6нчы бүлмә.
«Кайнар» линиягә мөрәҗәгать итүнең соңгы көне: 5 сентябрь.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X