Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

11 яшьлек түбәнкамалы Казан мэры булып карады

Республиканың массакүләм чараларында шундый хәбәр таралды: «Казан мэры Илсур Метшинны яңа кеше алыштырган». Мондый чакта: «Ә ул кая киткән?» - дип сораулары гадәти хәл. Җавап кыска: беркая да китмәгән! Аны бары тик бер генә көнгә Түбән Кама укучысы Джейхун Әхмәтов алыштырган... Костюм һәм галстук киеп 11 яшьлек Джейхунның күптәнге хыялы...

Республиканың массакүләм чараларында шундый хәбәр таралды: «Казан мэры Илсур Метшинны яңа кеше алыштырган». Мондый чакта: «Ә ул кая киткән?» - дип сораулары гадәти хәл. Җавап кыска: беркая да китмәгән! Аны бары тик бер генә көнгә Түбән Кама укучысы Джейхун Әхмәтов алыштырган...
Костюм һәм галстук киеп 11 яшьлек Джейхунның күптәнге хыялы тормышка ашты. Малай үзен шәһәр мэры ролендә сынап карады: ул киңәшмәләр үткәрде, интервьюлар бирде, дистәләгән кеше аңа ярдәм сорап килде.
- Улым белән Казандагы Рональд Макдоналд республика клиника дәваханәсендә тикшеренү узганда (Джейхун Әхмәтовка табиблар Беркитт лимфомасы диагнозын куйганнар) балалар өчен «Минем белән хыяллан» дип исемләнгән мастер-класс уздырылган иде, - дип сөйли әнисе Айбәниз Әхмәтова.
Шушы урында әлеге проектның 2014 елда «Безнең эш» иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылуын һәм катлаулы чирләр белән авыручы балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүләрен әйтеп китик.
- Әлеге проектта Джейхун да катнашты. Ул: «Минем җитди мәсьәләләрне хәл итәсем, дипломат тотып йөрисем һәм шәһәр мэры буласым килә», - дип сөйләгән иде оештыручыларга. Елмаештык та, бу хакта оныттык. Ә көннәрдән бер көнне Илсур Метшин белән очрашу булачагы турында хәбәр иттеләр. Үзебез дә шаккаттык.
Тик Джейхунга бу хакта әйтми торганнар.
- Сюрприз ясарга теләдек, - ди Айбәниз Әхмәтова. - Һәм ул килеп чыкты да: Казан мэры белән очрашу улыбызга зур куаныч алып килде. Очрашудан соң Джейхун, шәһәр мэры булу өчен, яхшы билгеләргә генә укырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.
Мэр бүләкләре
Илсур Метшин Джейхун белән Ратушада очрашты. Очрашуга малай әтисе һәм сеңлесе белән килгән иде. Чәй эчкән вакытта төрле темалар буенча фикер алышырга да өлгергәннәр.
- Мэр булу - шәп һәм, шул ук вакытта, җаваплы эш! - ди Джейхун. - Мин шәһәр башлыгының көн дәвамында нәрсә белән шөгыльләнүен белдем. Дөресен генә әйткәндә, мэр булу бер дә җиңел түгел икән. Көн саен киңәшмәләр үткәрергә, мөһим карарлар кабул итергә кирәк.
Очрашу ахырында Илсур Метшин малайга хоккей өчен кирәк-яраклар, хоккей кәшәкәсе һәм «Рубин» футболкасы бүләк иткән.
Футбол - чын ирләр уены
«Яңа шәһәр башлыгы» машина белән «Казан Арена» стадионына да бара. Биредә ул спортчыларның чишенү бүлмәләрен карый, футболчыларның уен графигы белән кызыксына, футбол кырындагы үлән сыйфатын тикшерә.
Сүз уңаеннан: Джейхун үзе дә футбол, хоккей, йөзү, шахмат белән шөгыльләнә.
Хыяллар чынга ашканда...
Ә икенче көн Джейхун өчен гадәти көн буларак башланды: ул иртән мәктәпкә ките. Тик классташлары аны бу юлы бөтенләй башкача каршы алды. Кемнең бер көнгә генә булса да, Казан мэры булып карыйсы килми икән?! Джейхун белән классташлары гына түгел, ул укыган 22нче гимназиянең укытучылары да горурлана.
- Укучыбызның күптәнге хыялы тормышка ашуына без шат, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дарья Носова. - Алар якты һәм бөек булырга тиеш. Чыннан да, Әхмәтовлар гаиләсе, Джейхун үзе дә, моңа лаек. Ул якты киләчәгенә уңышлы бер адым атлады дияргә мөмкин.
Киләчәктә Джейхун Түбән Каманың шәһәр башлыгы булырга хыяллана. Кем белә, бәлки, яңа шәһәр төзеп, шул шәһәрнең башлыгы булыр.
- Кешеләргә ярдәм итәсем, яхшы гамәлләр генә кыласым килә. Яңа парклар, хастаханәләр, балалар мәйданчыклары төзергә хыялланам, - ди ул.
Кристина Свешникова.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X